Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Оста ярышта сынала

Казанда 8, 10, 13, 16, 19 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә халыкара шашкалар буенча ярышлар узды. Ярышларда Казаннан, Биектаудан, Балтачтан, Яшел Үзәннән, Мамадыштан, Байлар Сабасыннан, Тәтештән һәм Удмуртиядән барлыгы 86 бала катнашты. 10 яшькә кадәр булган малайлар арасында беренчелекне Удмуртиядән килгән Юрий Беляев алды. Ә көмеш медальгә...

Казанда 8, 10, 13, 16, 19 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә халыкара шашкалар буенча ярышлар узды. Ярышларда Казаннан, Биектаудан, Балтачтан, Яшел Үзәннән, Мамадыштан, Байлар Сабасыннан, Тәтештән һәм Удмуртиядән барлыгы 86 бала катнашты.

10 яшькә кадәр булган малайлар арасында беренчелекне Удмуртиядән килгән Юрий Беляев алды. Ә көмеш медальгә Биектаудан Павел Девин лаек булды. Павел Татарстан Республикасының җыелма командасы составына керде. Бүгенге көндә март аенда Ярославльдә узачак Россия Федерациясе беренчелегенә уза торган ярышларга әзерләнә. Май аенда ул шулай ук Сочида узачак халыкара турнирда да катнашачак.
13 яшьлек шашкачылар арасында узган ярышларда Биектау егете Азат Юнысов икенче урынны алды. Әлеге яшь категориясендә 4-нче урын Айрат Ганиека бирелде. Ул да Биектау районыннан. Ярышларда җиңү яулаган һәр бала Диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр барысы да Биектау яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. Аларны оста тренер Павел Иванов өйрәтә.


Татьяна Губаева, директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев