Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Онытылмаслык Олимпия дәресе

Күлле урта мәктәбендә билбау көрәше буенча 2013 елгы Универсиада чемпионы Нәфис Миңнебаев катнашында Олимпия дәресе булды. Ул 60 килограммга кадәрле авырлыкта молдаван Максим Мамулатов белән көрәштә Универсиада "алтынын" отты. Нәфис Миңнебаев - яшь, көче-куәте ташып торучы, көчле һәм кыю кеше. Ул Яңа Чишмә районындагы Простые Челны авылында туа. Спортта беренче...

Күлле урта мәктәбендә билбау көрәше буенча 2013 елгы Универсиада чемпионы Нәфис Миңнебаев катнашында Олимпия дәресе булды.

Ул 60 килограммга кадәрле авырлыкта молдаван Максим Мамулатов белән көрәштә Универсиада "алтынын" отты. Нәфис Миңнебаев - яшь, көче-куәте ташып торучы, көчле һәм кыю кеше. Ул Яңа Чишмә районындагы Простые Челны авылында туа. Спортта беренче адымнарын да шушында ясый. Казанда укыганда да көрәшчеләр келәмендә тырышып шө-гыльләнүен туктатмый.

Казандагы Универсиадада җиңгәнгә кадәр Нәфис "көрәш" буенча Казан, Татарстан һәм Россия чемпионы булды, төрле турнирлар һәм Сабантуйларда җиңү яулады. Хәзерге вакытта ул Биектау районында яши һәм эшли.

Очрашу алтын медаль өчен барган көрәшне караудан башланды. Нәфис әлеге язманы балалар белән бергә тын да алмый карады. Караганнан соң ул көрәш нибары берничә минут дәвам итте, ә бу мизгелгә мин гомерем буе әзерләндем, диде. Нәфис Наил улы кечкенәдән үк спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүе, ә өлкән сыйныфларда "көрәш"кә өстенлек бирүе турында сөйләде. Җиңү алып килгән бу нәтиҗәләр башлангычны авыл җиреннән ала. Көрәшкә ул Сабантуйларда өйрәнә башлый. Әти-әнисе дә булыша. Нәфиснең туганнан туган абыйсы - билбау белән көрәш остасы. Ул аның беренче тренеры була.

Укучылар чемпионга сораулар да бирделәр. Нәфис аларга бер дә иренмичә җавап бирде һәм сүзенең азагында балаларны беркайчан да ирешелгәндә туктап калмаска, юлда нинди генә кыенлыклар очраса да, һәрвакыт алга барырга өндәде. Якташлары бе-лән аралашудан кызлар һәм малайлар горурлык хисе кичерделәр. Спортта бик күп нәрсәләрнең мөмкин булуына, югары үрләрне һәркемнең дә яулый алуына төшенделәр.

Мәктәп директоры Айрат Сафин Универсиаданың Россия чемпионнары арасында безнең якташ та булуы икеләтә күңелле, дип билгеләп үтте. Спортта җиңүләр яуларга көчне көрәшчегә нәкъ менә кече туган иле биргән.

Ул Нәфискә спортта яңадан-яңа җиңүләр, эшләрендә уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.

Нәфис Миңнебаев укучылар белән бик рәхәтләнеп фотога төште. Теләге булган һәркем, киләчәктә шундыйны ук яулау хыялы белән, Универсиаданың алтын медален тотып карый алды.

Фәния ӘМИРОВА, тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев