Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
СПОРТ

Мин хоккей уйныйм табибы

Минем Биектаудагы Боз сараенда хоккей уйнау турындагы хыялым, ниһаять, тормышка ашты. Моның өчен яңа форма алырга байтак кына акча да сарыф ителде. Аннары мин 4 кешелек команда тупладым. Баштагы ике көндә Боз сараендагы бозга ияләшергә туры килде. Киемнәремне алыштырып чыгуым булды, мине уенга кертеп җибәрделәр. Гадәтләнмәгән бозга аяк басуга егылып...

Минем Биектаудагы Боз сараенда хоккей уйнау турындагы хыялым, ниһаять, тормышка ашты. Моның өчен яңа форма алырга байтак кына акча да сарыф ителде. Аннары мин 4 кешелек команда тупладым.

Баштагы ике көндә Боз сараендагы бозга ияләшергә туры килде. Киемнәремне алыштырып чыгуым булды, мине уенга кертеп җибәрделәр. Гадәтләнмәгән бозга аяк басуга егылып киттем. Уен барышында, алка кертергә маташып, әле мин тагын егылдым, тик бу башта гына шулай булды. Аннары җайлаштым һәм шайба минем кәшәкәдән турыдан-туры көндәшләр капкасына очты.

Уйнап туйганнан соң мин душка керәм. Монысы да сәламәтлек өчен файдалы. Аннары без команда белән, тамак ялгап алу өчен, Боз сарае бинасындагы кафега барабыз. Спорт белән шөгыль-ләнүдән менә шулай көч-куәт туплап, өйләребезгә таралышабыз.

Реклама

Хоккей - чын ир-егетләр спорты! Хоккей белән шөгыльләнергә телисез икән, моның өчен беренче чиратта теләк кирәк. Аннары тимераяк, махсус кием сатып аласың да, уйнарга өйрәнә башлыйсың. Хоккей белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен дә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев