Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Милли көрәш турниры: биектаулылар иң яхшылар арасында

12-14 февральдә Биектауда татар-башкорт милли көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан оештырылган турнир уздырылды. "Биектау" спорт комплексында турнирның тантаналы ачылышы матур спорт бәйрәменә әверелде. Бирегә республикабызның барлык районнарыннан, күрше республикалар һәм Россия өлкәләреннән 400 дән артык көрәшче һәм спортның зур көч таләп ителә торган шушындый...

12-14 февральдә Биектауда татар-башкорт милли көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан оештырылган турнир уздырылды.

"Биектау" спорт комплексында турнирның тантаналы ачылышы матур спорт бәйрәменә әверелде. Бирегә республикабызның барлык районнарыннан, күрше республикалар һәм Россия өлкәләреннән 400 дән артык көрәшче һәм спортның зур көч таләп ителә торган шушындый төрен яратучы җанатарлар җыелды. Әлеге бәйге районның данлыклы спортчылары Данил Галеев һәм Таһир Биккениев бюстларына чәчәкләр куюдан башланды.

Турнирның тиңдәше булмаган герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүе бер дә очраклы түгел - 15 февральдә шагыйрьнең туган көне. "Биектау" спорт залына җыелган кунаклар һәм көрәшчеләр ярыш башланыр алдыннан милли геройга багышланган сәхнәләштерелгән тамаша карадылар. Экранда Җәлил турындагы фильм-спектакль кадрлары алышынып торды, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Балалар иҗат йортының хореография төркеме өч мәйданчыкта "Кызыл ромашка" бию номеры белән чыгыш ясады. Сәхнәдә - Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов. Ул шагыйрьнең батырлыгы турында сөйләде, аның шигырьләрен укыды.

- Милли көрәш турниры бер үк вакытта ике бурычны күздә тота, - диде Илдус Әхмәтҗанов. - Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен дә мәңгеләштерәбез, яшьләрне дә патриотлык рухында тәрбиялибез, аларны үз Туган илләрен якларга сәләтле көрәшчеләр булырга әзерлибез.

Ул биектаулыларга матур итеп каршы алулары, Казан артының кунакчыл җирендә шундый турнир оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Танылган артист башкарган шигырьләр күңел түрләре-нә үтеп керерлек булып яңгырады. "Везунчики" бию төркеме башкаруындагы "Сирень 45 го" композициясеннән соң Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы башланды. Көрәшчеләр, барабан, думбра, курай һәм башка милли уен коралларын тыңлый-тыңлый, җиңеп чыгу өчен үзләрендә көч тупладылар. Барлык 50 команда, 422 катнашучы парадка тезелеп басты. Спорт бәйрәмен алып баручы Лилия Борһанова турнирның мактаулы кунаклары белән таныштырды. Болар - ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ярышларның баш судьясы Марсель Таһиров, татар-башкорт милли көрәше Федерациясенең башкару директоры, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, "Сабантуй" газетасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар.

- Без милли көрәш буенча халык арасында киң таралган шундый абруйлы турнирның үзебезнең районда узуы белән горурланабыз, - диде кунакларны һәм спортчыларны каршы алганда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Бирегә танылган көчле көрәшчеләр җыелды. Барыгызга да чын күңелемнән уңышлар телим.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга спортны үстерүгә ярдәм иткән һәм район командасының уңышлары өчен ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, татар-башкорт милли көрәш Федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды.

- Әлеге абруйлы турнир быел Биектауда уза һәм бу бер дә очраклы күренеш түгел, - дип ассызыклады Хәлил Хәмит улы. - Районда соңгы елларда берничә заманча спорт объекты төзелде. Район спортчылары барлык ярышларда алдынгы урыннарны яулыйлар. Быел без турнирны 52 нче тапкыр уздырабыз һәм андагы җи-ңү гаять мөһим санала.

Бу бәйге дөньякүләм дәрәҗәгә тиңләшә. Мондый ярышларда катнашу яшьләрдә үз иленең тарихы, Муса Җәлил кебек геройлар өчен горурлык хисе тәрбияли. Быелгы турнирның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан узуы да бик әһәмиятле.

Спорт бәйрәмендә катнашучыларга "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та мөрәҗәгать итте:
- Без бер уртак эш башкарабыз, безне уртак максатлар берләштерә, - диде ул. - Турнирга - 52 ел. Әмма милли көрәш традициясе күп гасырлардан бирле яшәп килә. Аларны югалтырга ярамый. Кризис була да бетә, ә менә спорт һәм милли гореф-гадәтләр кала, алар халыкка кирәк.

Милли көрәш Федерациясенең башкару директоры Равил Хәйруллин биектаулыларга кунакчыллыклары һәм ярышлар өчен менә дигән шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

- Спортчыларның матур итеп көрәшүләрен, тамашачыларның күңелле тәэсирләр алуларын телим. Имгәнүләр булмасын, - диде Равил Гарифулла улы. Ул Федерация исеменнән 2014 елгы яхшы күрсәткечләр өчен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Аларга республиканың иң яхшы командалары, иң яхшы спортчылар, тренерлар, кө-рәшчеләр, укытучылар, шулай ук спорт темасын яктыртучы журналистлары лаек булды.

Тамашачылар һәм кунакларны ярыш программасы белән бәйгенең баш судьясы Марсель Таһиров таныштырды. Ул спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Турнир спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә барлык шартлар тудырылган заманча "Биектау" спорт комплексында узды. Ярышлар җомга көнне дә, шимбәдә дә бик соң гына тәмамланды.

Күп кенә шөһрәтле көрәшчеләр үзләренең республиканың иң көчле спортчылар булуын расладылар. Әлбәттә, яңа чемпионнар да булды, башкача мөмкин дә түгел.

Турнирның иң көчле көрәшчесе - Биектау районыннан Илдар Абасов. Ул - 130 килограммнан күбрәк авырлыкта чемпион. 60 килограммлы авырлыкта иң яхшы күрсәткечләр 2013 елгы Универсиада чемпионы Нәфис Миңнебаевта. Илдар белән Нәфис алтын медальгә лаек булдылар.

2-3 нче урыннарны алган Айнур Нәҗмиев, Алмаз Хәмидуллин (75 кг), Самат Әхмәтҗанов (85 кг), Илнар Шәяхмәтов та (100 кг) - турнир алдынгылары.

Команда беренчелегендә барыннан да күбрәк очко туплаган Әлмәт көрәш-челәре (397 очко) җиңүче булды, икенче урында Теләче - 383,5 очко. 382,5 очко җыйган биектаулылар, нибары 1 очкога калышып, өченче урынга чыктылар. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

Турнирны гамәлгә куючы «Ватаным Татарстан» газетасы мондый йомгак ясаган: Биектау турнирда чемпион булмаса да, аны оештыру эшендә чын чемпион булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев