Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Медаль алып кайттылар

Безнең балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, спорт мастеры Лада Филиппова Мәскәүдә - студентлар арасында тхэквондо буенча Европа Чемпионатындагы дәрәҗәле ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Чемпионат 22-25 ноябрьдә узды. Безнең яшь спортчыбыз, ике бәйгедә, Украина һәм Финляндиянең иң көчле тхэквондочыларын артта калдырып, инандыргыч җиңүгә иреште. Өченче бәйгедә Ладаны Төркиядән килгән көндәше уздырды һәм...

Безнең балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, спорт мастеры Лада Филиппова Мәскәүдә - студентлар арасында тхэквондо буенча Европа Чемпионатындагы дәрәҗәле ярышларда уңышлы чыгыш ясады.

Чемпионат 22-25 ноябрьдә узды. Безнең яшь спортчыбыз, ике бәйгедә, Украина һәм Финляндиянең иң көчле тхэквондочыларын артта калдырып, инандыргыч җиңүгә иреште. Өченче бәйгедә Ладаны Төркиядән килгән көндәше уздырды һәм нәтиҗәдә ул Европаның бронза призеры булды.

Берничә ел инде ул балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Рәшит Кунафин җи-тәкчелегендә шөгыльләнә. Лада Филиппова үзенең көчле спортчы булуын тагын бер тапкыр раслады. Ул Россия җыелма командасының төп составына керә. Әлеге чемпионатта безнең команда иң көчлесе булды - мактаулы 1 нче урынны алды.

Реклама

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективы Ладаны, спортта камиллеккә ирешсен өчен күп көчләрен сарыф итүче тренерын һәм әти-әнисен котлый. Аңа яңа уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X