Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Матур төсләргә бай гомер

Үткән җомгада танылган спортчы-гер күтәрүче Таһир Биккениевнең тууына 70 ел тулуга багышланган чаралар узды. Кунаклар Казаннан да күп килгән, аны белгән, бергә эшләгән кешеләр дә җыелган иде. Шул көнне спортчының бюстын ачу тантанасы булды. "Биектау" спорт комплексы янында бюст ачу юбиляр хөрмәтенә планлаштырылган чараларның беренчесе иде. - Биектау районының данлыклы...

Үткән җомгада танылган спортчы-гер күтәрүче Таһир Биккениевнең тууына 70 ел тулуга багышланган чаралар узды. Кунаклар Казаннан да күп килгән, аны белгән, бергә эшләгән кешеләр дә җыелган иде. Шул көнне спортчының бюстын ачу тантанасы булды.

"Биектау" спорт комплексы янында бюст ачу юбиляр хөрмәтенә планлаштырылган чараларның беренчесе иде.

- Биектау районының данлыклы кешеләренең исемен мәңгеләштерү матур традициягә әй-ләнде. Күптән түгел генә без Татарстанның танылган көрәшчесе - якташыбыз Данил Галиев бюстын куйган идек, ә бүген гер күтәрү буенча спорт мастеры Таһир Биккениев бюстын ачабыз, - диде Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Шәхсән таныш булмасам да, бу кеше турында күп яхшы сүзләр ишеттем. Ә аның спорттагы җиңүләре һәркемне сокланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә Таһир Биккениев бюсты җиңелмәс көрәшче Данил Галиевныкы белән янәшә лаеклы урынын ала. Кешеләр китә, әмма алар турында хатирә калырга тиеш.

Бюстны ачу хокукы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм спортчының улы Илшат Биккениевкә бирелде. Ак япманы чишеп җибәрделәр, һәм ул, акрын гына, аска таба шуып төшә башлады. Җыелган халык күз алдында Биккениевнең сәнгать остасы тарафыннан тудырылган образы пәйда булды. Скульптор аны яшь, максатка омтылучан, ачык карашы алга төбәлгән итеп сурәтләгән.

- Бүген бу тантанада рәхәтләнеп катнашам һәм спортчы якташларыгызның исемнәрен мәңге-ләштерүнең күркәм традициясе тууга сезнең белән бергә шатланам. Моның өчен Рөстәм Галиулловичка бик зур рәхмәт, - диде яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәй-хетдинов. - Таһир Газыйм улын яхшы белә идем. Җаваплы хезмәткәр, кайгыртучан гаилә башлыгы, әйбәт спортчы иде. Ул авыр сугыш елларында туган. Тормышында барысына да - эшләргә, укырга, армиядә хезмәт итәргә, спорт белән шөгыльләнергә, гаилә корырга, балалар тәрбияләргә дә өлгерде. Хәзер аның исеме белән уздырылучы гер спорты турнирына нигез салып калдырды. Таһир Газыйм улы мондый хөрмәтләүгә бик лаек.

Бюстны ясауга өлеш кертүләре өчен, Илшат Биккениев район башлыгы Рөстәм Галиулла улына, район хакимиятенә, әтисенең элекке хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

- Әтиемнең тууына 70 ел тулуга багышланган тантанага килгән хезмәттәшләрен, дусларын бүген монда күрү бик күңелле. Әтине онытмыйлар икән. Аның ядкаре хәзер менә шушы бюстта чагылыш тапты, - диде ул.

- Без, төрле вазифаларда булып, Таһир Газыйм улы белән бер чорда 21 ел бергә эшләдек. Ул бар нәрсәдә дисциплина һәм тәртип яратты, бөтен эшкә җаваплы карады, сәламәт тормыш алып барды, - дип искә алды "Татэнергосбыт" ачык акционерлык җәмгыятенең персоналга идарә итү буенча директор урынбасары Рәшидә Вәлиуллова. - Форсаттан файдаланып, соңгы елларда районда спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудыру буенча бик күп эш башкарылуын әйтәсем килә. Шундый күркәм Боз сарае, "Биектау" спорт комплексы, Җиңү паркы балалар һәм яшьләр карамагына тапшырылды. Болар барысы да - район башлыгы Рөстәм Галиулла улы тырышлыгы нәтиҗәсе, бик зур рәхмәт аңа. Биккениевнең эше яши һәм яңа буыннарда дәвам итә. Гер спорты буенча республика турнирлары - моңа ачык дәлил.

Гер спорты чемпионының истәлегенә хөрмәт белән һәм сак караулары, шушы тантанага чакырганнары өчен, район башлыгы белән Илшат Биккениевкә Татарстанның яшь чемпионы Рамил Зарипов та рәхмәтен белдерде.

Шулай ук "Татптицепром" ААҖ генераль директоры - Татарстанның Гер спорты федерациясе вице-президенты Марс Алиев та җыелган кешеләрне бу зур вакыйга - күренекле спортчының бюстын ачу уңаеннан сәламләде.

- Бу көн район өчен дә, Таһир Газыйм улының гаиләсе өчен дә истәлекле. Без аның белән бергә эшләдек, аның гер спортына фанатларча бирелгәнлегенә шаһит булдык. Сабан туйларында герне ике йөзәр тапкыр күтәрүен күреп, бик горурлана идек. Яшь-ләрдә дә спортның бу төренә мәхәббәт тәрбияләде, гер күтәрүчеләр турнирлары уздыра башларга да ул тәкъдим итте. Хатыны Фирая белән алар менә дигән балалар үстерделәр. Әтисенең исеме район халкының йөрәкләрендә яшәсен өчен, уллары Илшат бик тырыша, - дип сөйләде ул.

Очрашуның тантаналы өлеше азагында анда катнашучылар бюст постаменты алдына чәчәк-ләр салды. Чәчәкләрнең ниндие генә юк: кызыл һәм ак розалар, ал канәферләр, сары һәм шәмәхә хризантемалар... Таһир Биккениевнең тормышы да шул чәчәкләр кебек төрле төсләргә бай иде.

"Биектау" спорт комплексы янындагы тантана тәмамлангач, җыелган халык район мәдәният йортына - танылган якташыбыз турындагы истәлекләр кичәсенә китте.

безнең белешмә

Таһир Газыйм улы Биккениев Урта Алат авылында 1944 нче елның 24 нче июлендә туа. Казан педагогия институтын тәмамлый. Мәктәп директоры, Биектау комсомол райкомының икенче, аннары беренче секретаре булып эшли. КПСС райкомының гомуми бүлек мөдире, партия комиссиясе рәисе була. Соңгы эш урыны - Биектау районы хакимияте аппараты җитәкчесе. Ул - РСФСР һәм СССРның спорт мастеры, 70 килограммга кадәрле авырлык категориясендә гер күтәрү буенча өч тапкыр Татарстан чемпионы. Район һәм республика Сабан туйларында күп тапкыр чемпион булды. Николай Жеребцов Кубогына үткәрелгән бөтенроссия ярышында өч тапкыр җиңү яулады. Таһир Биккениевнең "Татарстан Республикасының атказанган мәдә-
ният хезмәткәре" дигән исеме дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев