Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Матур традицияләрне дәвам итәбез

Безнең Суыксу мәктәбе үзенең спорт яратучы балалары белән горурлана ала. Безнең укучылар район күләмендә оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар. Ел саен туризм буенча үткә-релгән ярышларда призлы урыннарны яулыйлар. 2001 нче елда үткә-релгән "Аргамак" Татарстан уеннарында зона һәм республика ярышы буенча II-III нче урыннарны яуладылар. Авыл баласы балачактан ук көчле,...

Безнең Суыксу мәктәбе үзенең спорт яратучы балалары белән горурлана ала.
Безнең укучылар район күләмендә оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар. Ел саен туризм буенча үткә-релгән ярышларда призлы урыннарны яулыйлар. 2001 нче елда үткә-релгән "Аргамак" Татарстан уеннарында зона һәм республика ярышы буенча II-III нче урыннарны яуладылар.
Авыл баласы балачактан ук көчле, батыр булырга омтылып үсә. Ул авыл сабантуйларын күреп, андагы бил алышуларны күзәтеп, үзе дә көрәшче абыйлар кебек келәмдә көчен сыный. Безнең көрәшчеләр командасы (тренер - Р.Н. Миңнуллин) соңгы биш елда район спартакиадасында 1-2 нче урыннарны алып килә.
Район җыелма командасының күпчелеге безнең көрәшче егетләрдән тора. Үз вакытында районның көрәш ярышларында, авыл һәм район сабантуйларында беренчелекне бирмәгән егетләребезгә алмашка яшь көрәшчеләребез үсеп килә. Хәзергесе вакытта алар да районыбызның киләчәккә зур өметләр баглаган ышанычлы егетләре.
Укучыларыбыз башка спорт төрләре буенча да сынатмыйлар. Җиңел атлетика, чаңгы спорты, футбол ярышларында район буенча призлы урыннар алып баралар. Берничә еллар инде өстәл теннисы, шашка уеннары буенча укучыларыбыз катнашкан ярышларда 1-2 нче урыннар безнең мәктәпнеке булды. Укучыларның шундый күрсәткечләргә ирешүләре, билгеле, куандыра гына, күңелләргә җылылык өсти. Без балаларыбызны спортка тартып, сәламәт яшәү рәвешен булдырып тәрбияли алабыз икән, димәк, хезмәтебез бушка китми.
Спорт белән шөгыльләнергә теләгән укучыларга шартлар җитәрлек. Футбол, хоккей мәйданчыгы, чаңгылар, көрәш келәме, тренажерлар, җылы спорт залы... Укучылар өчен тагын нәрсә кирәк? Аларга үз чиратында вакытларын әрәм итмичә, актив хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнергә, сәламәтлекләрен ныгытырга, чыныктырырга гына кирәк.
Мәктәп соңгы елларда район күләмендә үткә-релә торган "Ел мәктәбе" конкурсында уңышлы катнаша (2001 ел - III урын, 2002 ел - II урын, 2003 ел - III урын, 2004 ел - III урын, 2005 ел - II урын, 2006 ел - I урын, 2007 ел - V урын ).
Мәктәп үзенең укытучылар, укучылар, ата-аналар коллективы, үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана, үзенең матур традицияләрен дәвам итә һәм арттыра. Урта мәктәп булып 25 ел эшләү дәверендә ул балаларга белем, тәрбия бирү белән беррәттән микрорайонга нур, әхлак таратучы, сәламәт яшәүне пропагандалаучы булып тора.
Менә шулай иҗади эшләп, төрле төбәкләрдә хезмәт итүче коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнеп, укыту һәм тәрбия бирү юнәлешендә яңа алымнар эзләп, уңай өлгеләрне кыю кулланып, укучыларыбызның һәм хезмәттәшләребезнең уңышларына сөенеп, киләчәккә омтылып яши безнең коллектив. Яңа уку елына да ныклы әзерлек, яңа көч белән аяк бастык.
Хөрмәтле коллегаларымны һәм техник хезмәткәрләрне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Юбилейлы елда аларның һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев