Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • «Әллә каян күренеп тора: солдатта булган, диләр»!

    Мамадышта узган IX нчы "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында Биектау районыннан спортчыларның зур, көчле командасы катнашты. Биектаулылар ярышның барлык төр-ләрендә дә диярлек яхшы әзерлекле булуларын, җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр. Биектау егетләре 6 нчы команда урынын яуладылар. Команданың уртак җиңүенә спортчы механизаторлар Илназ Хәкимов белән Рамис Закиров зур өлеш кертте. Суыксу авылыннан...

    Мамадышта узган IX нчы "Авыл яшьләре" җәйге спорт уеннарында Биектау районыннан спортчыларның зур, көчле командасы катнашты. Биектаулылар ярышның барлык төр-ләрендә дә диярлек яхшы әзерлекле булуларын, җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр.

    Биектау егетләре 6 нчы команда урынын яуладылар. Команданың уртак җиңүенә спортчы механизаторлар Илназ Хәкимов белән Рамис Закиров зур өлеш кертте. Суыксу авылыннан ике дус Татарстанның 31 районыннан килгән күп көндәшләрен артта калдырып, 52 механизатор арасында алдынгылыкка ирешә алдылар. Мондый бәйгеләрдә беренче генә тапкыр катнашулары булса да, Илназ белән Рамис җиңел атлетика (йөгерү, кулларда күтәрелү) буенча да, трактор йөртүдә дә әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Моңа солдат чыныгуы да, һөнәри тәҗрибә дә йогынты ясагандыр, мөгаен.
    Илназ Хәкимов белән Рамис Закировның тормыш юлы күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш. Икесе дә Суыксу мәктәбендә укыганнар, кечкенәдән үк техника белән мавыкканнар, спорт белән шө-гыльләнгәннәр. Илназ 9 сыйныфтан соң Усад училищесына кергән һәм анда авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты дигән белгечлек алган. Армиягә кит-кәнче Кукмара районында Лубян урман хуҗалыгы-көллиятенең беренче курсын тәмамларга өл-гергән. Илназ Мәскәү янында һава-космик оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән. Әйбәт хезмәт иткәне өчен күп Рәхмәт хатлары алган. Демобилизация вакыты килеп җиткәндә кече сержант Хәкимов инде отделение командиры булган. Аның әти-әнисе Гөлзада һәм Нияз Хәкимовлар максатчан, эш сөючән уллары белән хаклы горурланалар.
    Рамис Закиров та механизатор һөнәренә Усад училищесында өйрәнгән. Техника белән бала чагыннан ук кызыксына башлаган. Әтисе Радик Закиров «КамАЗ» машинасында эшли, теләсә кайсы авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек белә. Рамис армиядә вакытта да автомашиналар буенча белемен камилләштерүен туктатмый. Марий-Элда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Физик яктан чыныккан һәм һөнәри әзерлеге булган авыл егетенә Кораллы Көчләрдә хезмәт итү авыр булмый. Хезмәтен тәмамлагач, ул туган авылына әйләнеп кайта һәм, берничә көн үтүгә, абыйсы Фәрит киңәше буенча, "Суварсервис"ка тракторчы булып урнаша. Соңрак ул дусты Илназны да шушында килергә күндерә.
    Яздан көзгә кадәр Илназ белән Рамис «МТЗ-82» тракторында торак комплекслар төзелешендә эшлиләр, кыш - шәһәрне кардан чистарта торган чор. Егетләргә туган авылларында да эш табылып кына тора. Икесе дә эретеп-ябыштыру эшләрен әйбәт беләләр, ә бу бик кирәкле һөнәр.
    Аларның техникасын хәзерге вакытта азык әзерләүдә, печән чабуда күрергә була.
    Суыксу мәктәбенең физкультура укытучысы, тренер Ринат Минуллин аларга республика күлә-мендәге "Авыл уеннары"нда катнашырга тәкъдим иткәч, Илназ белән Рамис берсүзсез риза булалар. Ә нигә әле мөмкинлекләреңне сынап карамаска, үзеңнән тәҗрибәлерәк көндәшләргә күз салмаска? Йөгерү һәм кулларда күтәрелү буенча спорт ярышлары аларның югары балларга да исәп тота алуын күрсәтә. Механизаторларның һөнәри конкурсы да безнең егетләрне алдынгылар сафына чыгара. Гостехнадзор белгечләре һәр этапка җентекләп тикшер-гәннән соң гына бәя бирәләр. Баллар арбалы тракторны тиешле бер вакытта оста итеп йөрткән, мәйданчык буйлап төгәл узган өчен куела. Аннары йөкне тигез булмаган юлда төшереп калдырмау һәм вакыт кысаларына сыю да мөһим була.

    Мөмкин булган 100 баллдан Илназ Хәкимов белән Рамис Закиров 87 балл туплыйлар һәм бу команда зачетында
    6 нчы призлы урынны алу мөмкинлеге бирә.

    - Без моннан алдагы елларда чемпион исемен яулаган егетләрнең ничек көч сынашуларын күрдек. Безнең өчен бу файдалы тәҗрибә, - диде Илназ. - Безнең мондый ярышта беренче тапкыр катнашуыбыз, әгәр дә чакырсалар, киләчәктә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә тырышырбыз.
    Ике дус - Илназ белән Рамиска һөнәри осталыкларын тагын да камилләштерүләрен һәм барлык эшләрендә уңышлар юлдаш булуын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: