Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Кышкы хозурлыктан файдаланып калдылар

Безнең Кече Рәс авылы халкы бәйрәмнәрне бик ярата. Үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашалар. Бер-гәләп үткәрелгән чара чын бәйрәм рухын тудыра. Бәйрәмнәрдә клубка җыелып, төрле кичәләр, конкурслар, концертлар карарга гадәтләнгән авыл халкы өчен бу юлы бөтенләй башка төрле чара - чаңгы ярышы уздырылды. Спорт ул үзе бәйрәм. Спортны яраткан кеше...

Безнең Кече Рәс авылы халкы бәйрәмнәрне бик ярата. Үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашалар. Бер-гәләп үткәрелгән чара чын бәйрәм рухын тудыра.

Бәйрәмнәрдә клубка җыелып, төрле кичәләр, конкурслар, концертлар карарга гадәтләнгән авыл халкы өчен бу юлы бөтенләй башка төрле чара - чаңгы ярышы уздырылды. Спорт ул үзе бәйрәм. Спортны яраткан кеше - сәламәт тә, акыллы да, бәхетле дә, бай да була. Чөнки сәләмәтлекнең нигезе, асылы - ул саф һава, хәрәкәт, хез-мәт, спорт. Әлеге бәйрәм чарасы да сәләмәтлекне ныгыту, барлык авыл халкын спортка якынайту, авылда чын бәйрәм рухын тудыруга нигезләнеп авылыбызның игелекле кешеләре ярдәме белән оештырылды.

Ярышчылар өч төркемгә бүленде, чөнки ярышка килүчеләр бик күп һәм төрле яшьтә иделәр. 2-5 сыйныфлар, 6-9 сыйныфлар, өлкәннәрдән өч төркем төзелгәч, ярышлар башланып китте.

Беренче төркем - 1000 метрны, калган ике төркемгә 2014 м араны чаңгы белән узарга туры килде. Көн бик салкын булуга карамастан, безнең спортчыларның күңелләре күтәренке, йөзләре шат иде. Кечкенәләр арасында 1 нче урынны 4 нче сыйныф укучысы Ришат Низамиев, икенче төркемнән
1 нче урынны 9 нчы сыйныф укучысы Рузил Шәйхетдинов, зурлар арасыннан 1 нче урынны Айнур Шәйхетдинов яулады. 1-3 нче урыннарны яулаган ярышчылар, шулай ук ярышкан һәрбер мәктәп яшендәге бала спонсорларның акчалата бүләкләренә ия булдылар. Шуны да әйтергә кирәк, зурлар төркемендә ярышта укучылар гына түгел, олы яштәге ирләр дә ярышты, алар арасында Низамиев Рамил, Усманов Әнис, Сәлахов Илфар, Гатауллин Әнисләрнең күрсәткечләре дә бик югары иде.

Ярыш беткәч, барлык спортчыларга һәм авыл халкына кайнар коймак, спонсорның күчтәнәчләре белән самовардан кайнар чәй тәкъдим ителде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Авылда бәйрәм чараларын оештыруда һәрвакыт үзләренең матди ярдәмнәрен күрсәткән Кече Рәс авылында туып үскән Усманов Әнис Гомәр улына, Сабитов Рафаил Ринат улына бөтен авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларга саулык-сәләмәтлек, гаиләләрендә тигезлек, тынычлык, эшләрендә уңышлар телибез. Киләчәктә дә бергә булып, бердәм булып, тагын да матур бәйрәм чаралары үткә-рергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев