Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Кунак каршылаганда һәр хуҗа «генераль» җыештыру уздыра

Хәзерге Россия тарихында иң киң колачлы булган "Универсиада-2013" кысаларында "Биектау" спорт залында баскетболчыларның сайлап алу раундлары узачак. - Район кунакларны лаеклы каршы алырга тиеш, - диде Универсиа-дада катнашучыларны кабул итү маршрутына кергән предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре чакырылган киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин. Бу оешмалар районның үзенчәлекле...

Хәзерге Россия тарихында иң киң колачлы булган "Универсиада-2013" кысаларында "Биектау" спорт залында баскетболчыларның сайлап алу раундлары узачак.

- Район кунакларны лаеклы каршы алырга тиеш, - диде Универсиа-дада катнашучыларны кабул итү маршрутына кергән предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре чакырылган киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин.

Бу оешмалар районның үзенчәлекле визит карточкасы булачак, чөнки алар кунакларның Казаннан Биектауга килү юлы буенча урнашкан бит. Киңәшмәне ачып, ул 15 апрельдән 15 июньгә кадәр районны санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык игълан ителүен искә төшерде. Шуның өстенә, авыр йөк транспортына юллар ябыла. Димәк, инде хәзердән үк территорияне тиешле хәлгә китерү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында уйлау мөһим.

- Безнең район шәһәр яны районы булган өчен генә түгел, үзенә Универсиада баскетбол ярышларын уздыру буенча мөһим бурыч йөкләнгән өчен дә идеаль чиста һәм уңайлы булырга тиеш, - диде җыелучыларга Раил Зәйнуллин. - Спортчылар безнең "Биектау" универсаль спорт залына Зур Кызыл урамы һәм Үзәк урамнарыннан киләчәкләр, анда баскетбол буенча сайлап алу (предварительные) раундлары узачак. Шуңа күрә кунакларны кабул итү маршрутын алдан ук карау, төзекләндерү зарур. Әлбәттә, без ел саен бу юнәлештә зур эш алып барабыз, әмма хәзер аеруча хезмәт куярга туры киләчәк - без чит ил кунакларын кабул итәчәкбез. Соңгы елларда районда төзелеш һәм төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Башлаган эшне вакытында тәмамларга тиешбез, - диде Раил Әюпович.

Реклама

- Күптән түгел генә төзелгән биналар үзгәр-теләчәк. Аларга керү юлларын матур чәчәклек-ләр, газоннар, клумбалар белән бизәргә планлаштырабыз. Кар эреп бетү белән идеяләр чынга аша башлаячак, - ди "Озеленитель" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Мария Бандерова.

Юллар төп мәсьәлә булып тора. Урамнарны һәм тротуарларны ремонтларга, разметкаларны һәм юл билгеләрен яңартырга кирәк. Киңәшмәдә район җитәкчелегенең "Биектау" сәүдә-күңел ачу комплексыннан тимер юл аша чыгу урынына кадәрге юлны ремонтлауны "Юл хәрәкәте иминлеге" программасына кертә алуы турында әйтелде.

Бездә яшәүчеләрнең чисталыгы, тыйнаклыгы, кунакчыллыгы, зыялылыгы район кунакларын үзенә җәлеп итүче төп сыйфатлар булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X