Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Көрәштә холык ныгый

Алан-Бәксәр урта мәк-тәбендә татар-башкорт спорт көрәше буенча яшьләр ачык турниры узды. Анда күп мәктәпләрнең яшь көрәшчеләре көч сынашты. Алан-Бәксәр, Мүлмә, Суыксу мәктәпләре көрәшчеләре үзләренең аеруча көчле икәнлекләрен күрсәтте. Турнирда 1995-1997 елгы үсмерләр, 1998 елгы һәм тагын да яшьрәкләр яшь категорияләрендә җәмгысы 150 спортчы ярышты. Яшь көрәшчеләрнең күбесе судьяларны осталыклары белән...

Алан-Бәксәр урта мәк-тәбендә татар-башкорт спорт көрәше буенча яшьләр ачык турниры узды.

Анда күп мәктәпләрнең яшь көрәшчеләре көч сынашты. Алан-Бәксәр, Мүлмә, Суыксу мәктәпләре көрәшчеләре үзләренең аеруча көчле икәнлекләрен күрсәтте. Турнирда 1995-1997 елгы үсмерләр, 1998 елгы һәм тагын да яшьрәкләр яшь категорияләрендә җәмгысы 150 спортчы ярышты. Яшь көрәшчеләрнең күбесе судьяларны осталыклары белән гаҗәпкә калдырды.

Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, аның урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина турнирның кунаклары булды. Ярышлар башланыр алдыннан, катнашучыларга һәм тамашачыларга турнирның кадерле кунагы - район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте. Ул милли көрәш традицияләрен үстерү һәм саклау өчен биредә уздырыла торган ярышның әһәмиятле булуын билгеләп үтте, егетләргә медальләр өчен көрәштә уңышлар теләде.

- Ярыш тәҗрибәсен балалар кечкенәдән үк туплый башлый, - дип сөйләде турнирның баш судьясы Фәһим Сөнгатуллин. - Тренировкаларны тиешенчә уздыру, көч-ләрен, холыкларын, амбицияләрен сынап карау өчен, аларның бөтен мөмкинлекләре бар. Алар турнирга, БДИга әзер-ләнгән кебек, бөтен көчләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп әзерләнә.

Биш ел элек мәктәп келәмнәрендә чыгыш ясаганнарның күбесе, Олы Битаман мәктәбеннән Фирдүс Габдрахманов кебекләре, дөнья күлә-мендә булмаса да, республика ярышлары келәмнәрен сынап караган инде.

Кеп-кечкенә малайларның зур дәрт белән келәмгә чыгулары, һөҗүмгә барулары тамашачыларга шулкадәр ошады! Өченче урын өчен дә алар "алтын" өчен көрәшкәндәй көч куя бит. Өлкәнрәкләр, көрәш вакытында, саклануга, техникага өстенлек бирә, билгеле. Ә яңа гына көрәшә башлаганнар холык күрсәтеп алдыра. Ләкин барлык көрәшчеләрнең дә бәй-гегә җитди каравы күренеп торды. Чыннан да, бөтен көчләрен салганлыктан, "сугышу"дан соң егетләрнең аякларында басып торырлык та хәлләре калмый иде.

1995-1997 елларда туган үсмерләр арасында 50, 60, 70, 80 килограмм авырлык категорияләрендә Алан-Бәксәр урта мәктәбеннән - Фирдүс Әхмәтханов, Мүлмәдән - Рәмис Тимербаев, Олы Битаманнан - Фирдүс Габдрахманов һәм Суыксудан Рүзәл Сафин җиңүче булдылар.

Бу авырлык категориясендә икенче-өченче урыннарны Булат Минуллин (Суыксу), Генжи Ходжакулиев (Алан-Бәксәр), Инсаф Гыйниятуллин (Суыксу), Фәнис Кәримов (Алан-Бәксәр), Рәмзил Сабитов (Олы Битаман) һәм Инсаф Җамалиев (Мәмдәл) алды.

1998 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында 32, 36, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм авырлык категориясендә җиңеп, беренче урынны алучылар: Ямаширмә урта мәктәбеннән - Ильяс Зиннәтуллин, Мүлмә-дән - Илһам Миңнуллин, Морат Минһаҗев һәм Фәнил Хәкимуллин, Суыксудан - Эмиль Гыйниятуллин, Ямаширмәдән - Алмаз Шәмсетдинов һәм Динар Акберов, Олы Битаманнан - Айтуган Идрисов, Суыксудан - Зөфәр Закиров.

Призлы икенче һәм өченче урыннарны Ришат Гобәйдуллин, Рәмис Камалиев, Рүзәл Камалиев, Артем Шульга (Дөбъяз), Алмаз Гатауллин һәм Илнар Галәветдинов (Ямаширмә), Айнур Шәяхмәтов, Өлфәт Ибраһимов, Фирзәр Зарипов и Айнур Ибраһимов (Айбаш), Илназ Латыйпов (Биектауның 1 нче мәктәбе), Илнар Исхаков һәм Ильяс Мәрданов (Алан-Бәксәр), Ришат Салихҗанов (Мүлмә), Марат Габдрахманов һәм Айнур Минһаҗев (Чыпчык), Марат Исхаков һәм Илфат Зәйнуллин (Олы Битаман) бүлештеләр.

Барысыннан да күбрәк очко җыеп, Алан-Бәксәр урта мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды. Призлы икенче урында - Суыксу һәм Мүлмә мәктәпләре. Өченче урын Ямаширмә мәктәбендә. Җиңүчеләрне һәм приз-лы урыннар алучыларны кубоклар, медальләр һәм истәлекле дипломнар белән Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, Алан-Бәксәр мәктәбе директоры Надежда Галимҗанова һәм ярышларның баш судьясы Фәһим Сөнгатуллин бүләкләде.

Фәния КАЮМОВА,

Алан-Бәксәр урта мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев