Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Көрәшчеләр бергә җыелды

15 нче сентябрьдән "Көрәш" милли спорт көрәше буенча 1996-1997 елгы үсмерләр арасында 25-27 сентябрьдә Алабугада узачак Татарстан Республикасы Беренчелегенә әзерләнүгә багышланган өйрәнү-күнегү очрашулары уза. Менә шушылай бергә җыелып шөгыльләнүләр, төп күнегүләрдән тыш, спортчыларны тагын да көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк әзерләү, физик чыныкканлыгыңны ныгыту өчен тагын бер мөмкинлек булып тора. Спортчылар быел...

15 нче сентябрьдән "Көрәш" милли спорт көрәше буенча 1996-1997 елгы үсмерләр арасында 25-27 сентябрьдә Алабугада узачак Татарстан Республикасы Беренчелегенә әзерләнүгә багышланган өйрәнү-күнегү очрашулары уза.

Менә шушылай бергә җыелып шөгыльләнүләр, төп күнегүләрдән тыш, спортчыларны тагын да көчлерәк һәм нәтиҗәлерәк әзерләү, физик чыныкканлыгыңны ныгыту өчен тагын бер мөмкинлек булып тора.

Спортчылар быел күнегүләрне дәресләрдән озакка аерылмыйча гына уздыралар һәм бу укуның сыйфаты өчен шактый мөһим роль уйный. Әлдермеш урта мәктәбе укытучылары коллективы (директоры Ф.Р.Насруллин) уку барышын оештыруда ярдәм күрсәтте һәм спортчыларны үз класс-ларына кабул итте.

Беренче көнне яшь спортчылар сигез тапкыр Россия чемпионы, унике тапкыр Татарстан чемпионы булган, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге турнирда алты тапкыр җиңү яулаган данлыклы көрәшче-якташыбыз, СССРның спорт мастеры Данил Галеев бюсты янында аны искә алдылар. Барлык кеше өчен бу - лаеклы үрнәк һәм шөһрәтле якташыбыз өчен горурлык. Балалар "Биектау" спорт комплексы янындагы бюст каршында рәсемгә төш-теләр.

Өйрәнү-күнегүләр уздырылган вакытка спортчылар зарури бөтен уңайлыклар белән тәэмин ителәләр. Көрәшчеләр "Байтик" лагеренда яшиләр. Аларны көненә берничә тапкыр әйбәт ашаталар, көн саен медицина хезмәте дә күрсә-телә. Мондый абруйлы ярышларда катнашу өчен күп көч һәм сабырлык кирәк. Алар ике тапкыр күнегүләр ясыйлар, кросс үткәрелә. Ярышлар башланырга әллә ни күп вакыт та калмады, әмма көрәшчеләр келәмендә тир байтак түгелер әле. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр өлкән тренер-укытучы Данис Сәлахетдинов җитәкчелегендә шөгыльлә-нәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев