Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Көрәшче бюсты куелды

Якшәмбе көнне "Биектау" универсаль спорт залы янында якташыбыз - данлыклы көрәшче Данил Галеев бюсты куелды. Районыбызның спортның төрле төрләрендә рекордлы күрсәткечләргә ирешкән шөһрәтле спортчылары аллеясы менә шуннан башланып китәр. Данил Галеев әле 1976 нчы елда ук СССРның спорт мастеры исемен яулады. Ул Россия күләмендә сигез тапкыр, Татарстанда унике тапкыр чемпион...

Якшәмбе көнне "Биектау" универсаль спорт залы янында якташыбыз - данлыклы көрәшче Данил Галеев бюсты куелды. Районыбызның спортның төрле төрләрендә рекордлы күрсәткечләргә ирешкән шөһрәтле спортчылары аллеясы менә шуннан башланып китәр. Данил Галеев әле 1976 нчы елда ук СССРның спорт мастеры исемен яулады. Ул Россия күләмендә сигез тапкыр, Татарстанда унике тапкыр чемпион дигән исемгә иреште, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге турнирда алты тапкыр җиңеп чыкты.

Тантанага спорт сөючеләр җыелды, аларның күпчелеге милли көрәшкә гашыйк кешеләр иде. Ачылышта шөһрәтле көрәшченең хатыны, балалары, туганнары, дуслары катнашты.

Җыелучылар алдында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев