Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

“Көрәш” турнирында җиңүчеләр билгеле

Әлмәттә ике көн буена Татарстан, Марий Эл, Башкортостанның иң көчле көрәшчеләре ярышы дәвам итте. Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш ярышларын оештыручылар - "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының татар-башкорт көрәше Федерациясе. Спорт келәмендә осталыкларын күрсәтергә Әлмәткә 44 команда, 400 дән артык спортчы килде. Аларның күбесенең Муса Җәлил исемендәге призларга...

Әлмәттә ике көн буена Татарстан, Марий Эл, Башкортостанның иң көчле көрәшчеләре ярышы дәвам итте. Герой-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш ярышларын оештыручылар - "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының татар-башкорт көрәше Федерациясе.

Спорт келәмендә осталыкларын күрсәтергә Әлмәткә 44 команда, 400 дән артык спортчы килде. Аларның күбесенең Муса Җәлил исемендәге призларга уздырылган ярышларда беренче генә тапкыр катнашуы түгел, алар - алдынгы урыннар алучылар һәм җиңү яулаучылар.

Биектау районы спортчылары турнирда лаеклы катнаштылар. 60 килограммлы авырлыкта Нәфис Миңнебаев икенче урынны алды. 100 килограммлы үлчәү категориясендә Данис Сәлахетдинов өченче призер булды. Гомумкоманда зачетында безнең батырлар 11 нче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев