Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

КҮРЕНЕКЛЕ ОСТАЗ ҮРНӘГЕНДӘ

"Биектау" универсаль спорт залында гер спорты буенча традицион республика турниры булды. Быел ул 15 нче тапкыр уздырылды һәм гадәттәгечә СССРның спорт мастеры, Россия һәм Татарстан Республикасы чемпионы Таһир Газыйм улы Биккениев истәлегенә багышланды. Татарстанда гер спорты елдан-ел популярлык казана бара, һәм монда Биектауда ел саен уздырыла торган турнирларның да өлеше...

"Биектау" универсаль спорт залында гер спорты буенча традицион республика турниры булды. Быел ул 15 нче тапкыр уздырылды һәм гадәттәгечә СССРның спорт мастеры, Россия һәм Татарстан Республикасы чемпионы Таһир Газыйм улы Биккениев истәлегенә багышланды.
Татарстанда гер спорты елдан-ел популярлык казана бара, һәм монда Биектауда ел саен уздырыла торган турнирларның да өлеше бар. Хәзер республикада гер спорты белән 4300 кеше шө-гыльләнә, шул исәптән 34 хатын-кыз.
Ярышларда катнашу өчен республиканың 15 районыннан спортчылар һәм Киров өлкәсеннән бер команда килгән иде. Басмаларга республиканың танылган герчеләре белән беррәттән яшь спортчылар да чыкты, алар уку йортлары, предприятиеләр данын яклады. Үзләренең иң яхшы герчеләрен турнирга Әлки, Саба, Югары Ослан, Актаныш, Арча, Әтнә, Зәй, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Әлмәт, Питрәч һәм, әлбәттә, Биектау районнары тәкъдим итте. Шулай ук Казаннан һәм Киров өлкәсеннән килгән герчеләр дә лаеклы чыгыш ясады. Турнирның югары дәрәҗәдә булуы турында дөнья чемпионатында катнашкан биш дөнья чемпионы чыгыш ясавы сөйли. Алар - Әлмәттән һәм Зәйдән спорт мастерлары Дмитрий Петровичев һәм Рафис Гатин, Казаннан Искәндәр Шәехов, Рамил Зарипов һәм Арчадан гер спорты буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Фаил Һадиев.
Спорт бәйрәменең мәртәбәле кунаклары - Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, ТР Гер спорты федерациясе президенты, республиканың халык артисты, профессор Салават Зәки улы Фәтхетдинов, ТР Гер спорты федерациясенең башкаручы директоры, ТР "Татптицепром" директоры Марс Шәрип улы Алиев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Эмиль Марат улы Каргин, ТР Росприроднадзор идарәсе җитәкчесе Фәрит Йосыф улы Хәйретдинов. Билбау көрәше буенча РФның атказанган тренеры, ирекле көрәш буенча Россия чемпионы Әсхәт Шәйхетдинов бу турнирда катнашуны үзенең бурычы итеп саный. Ул шактый спорт мастерларын тәрбияләгән, Таһир Биккениевның да тренеры булган һәм хәзер дә яшь спортчыларны тәрбияләвен дәвам итә.
Судьялар арасында - атаклы тренерлар һәм спортчылар: гер спорты буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, профессор, академик Фоат Гарифуллин, гер спорты һәм авыр атлетика буенча Россия чемпионы Луис Әхмәдиев, Киров өлкәсенең Гер спорты федерациясе президенты, СССР спорт мастеры Сергей Бронников. Турнирга җан өрүче һәм аны оештыручы булып инде берничә ел рәттән Таһир Газыйм улының улы Илшат Биккениев тора.
Биккениевлар гаиләсендә спорт буш сүз генә түгел. 1 нче Биектау мәктәбендә инде күп еллардан бирле яшь спортчыларны Таһир Газыйм улының энесе Солтан Газыймович тәрбияли. Турнирда әлегә тамашачы сыйфатында спорт мастерының оныгы Булат Биккениев катнашты.
Турнир катнашучыларның традицион парады белән башланды. Танылган герчеләр һәм яшь спортчылар спорткомплексның иркен залы буйлап тигез сафка тезелделәр һәм данлыклы спорт мастеры Таһир Биккениевның портретына карап бастылар. Бу турнир аның исемен йөртә бит.
- Бүген көрәш һәм җиңү бәйрәме, - диде спортчыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Барыгызга да шушы җиңел булмаган спорт төрендә уңышлар телим.
- Традицияне булдыру җиңел, ә аны 15 ел буена саклау авыр, аның өчен тырыш хезмәт кую зарур, - дип ассызыклады Салават Фәтхетдинов. - Сезгә матур җиңүләр телим.
Турнир СССРның спорт мастеры Таһир Биккениев үзе исән чакта үткәрелә башлады, хәзер бу традицияне Илшат Таһир улы саклап килә һәм тырыш хезмәте белән республикабызда гер спортын үстерү эшендә үзеннән зур өлеш кертә.
- Бу спорт бәйрәмендә таныш йөзләрне күрү күңелле, - диде ул. - Шулай ук ел саен герчеләр сафына яшь спортчыларның басуы да куандыра, димәк, турнирның киләчәге бар.
Илшат Таһир улы район җитәкчелегенә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына һәм Таһир Биккениевның дусларына бу турнирны оештырулары, аны онытмаулары өчен рәхмәтен белдерде.
- Баһадирларыбызның данын яклау өчен рәхмәт сезгә, - диде ярышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Бөтенроссия Гер спорты федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Сергей Анатольевич Бронников. - Шундый батыр булыр өчен үз максатыңа тәвәккәл төстә барырга кирәк. "Булдыра алмыйм", "теләмим" дигән сүзләр булырга тиеш түгел. "Кирәк!" сүзе генә бар, ул сезне җиңүләргә алып барыр. Уңышлар сезгә!
Шунысы күңелле, турнирны үрнәк чыгыш белән Сергей Анатольевичның 11 яшьлек кызы Милана ачып җибәрде, ул рекордлы кыска вакыт эчендә герләрне җиңеллек белән күтәрде.
(Белешмә. Гер спортының асылы билгеле бер авырлыктагы герне 10 минут эчендә ничә мәртәбә күтәрә алудан гыйбарәт).
Ярышлар 16 кг.лы (үсмерләр, хатын-кызлар арасында), 24 кг (3-1 нче разрядлар) һәм 32 кг.лы авырлыктагы герләр белән уздырыла. Ярышларның кагыйдәләре ике күнегүне (ике төр көрәшне - двоеборье) үз эченә ала. Гер спорты кешенең физик көч мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Турнир көнендә ярышлар 7 авырлык категориясе буенча 16 кг.лы герләр белән кече яшьтәге герчеләр арасында, шулай ук 7 авырлык категориясендә 24 кг.лы герләр белән өлкән үсмерләр арасында һәм 4 авырлык категориясендә 32 кг.лы герләр белән өлкәннәр арасында уздырылды.
Кече яшьтәге үсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә 1 нче урыннарны Югары Осланнан Максим Сәлахетдинов (48 кг.га кадәр), Биектау авылыннан Артур Гыйлаҗев (53 кг.га кадәр), Байлар Сабасыннан Айтуган Фазылов (58 кг.га кадәр), Югары Осланнан Сергей Лазарев (63 кг.га кадәр), Биектаудан Әнис Хәкимҗанов (68 кг.га кадәр), Арчадан Нурсил Сәлахов (73 кг.га кадәр) һәм Зәйдән Александр Кондабаев (73 килограммнан артык) яуладылар.
Өлкән яшьтәге үсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә 1 нче урыннарны Зәйдән Иван Ефримов (58 кг.га кадәр), Байлар Сабасыннан Венер Заһидуллин (63 кг.га кадәр), Зәйдән Айнур Гатин (68 кг.га кадәр) һәм Кирилл Кондрабаев (73 кг.га кадәр), Мамадыштан Булат Шәрифуллин (78 кг. га кадәр), Зәйдән Рәсим Әхмәтҗанов (85 кг.га кадәр), Югары Осланнан Дмитрий Плохов (85 кг.нан артык) яуладылар.
Өлкәннәр арасында 1 нче урыннарны Әлмәттән Дмитрий Петровичев (68 кг.га кадәр), Казаннан Рамил Зарипов (78 кг.га кадәр), Зәйдән Рафис Гатин (95 кг.га кадәр) һәм Арчадан Фаил Һадиев яуладылар.
Турнирның күчмә Кубогы Фаил Һадиевка бирелде.
Биектау командасында 9 спортчы чыгыш ясады. 48 кг.га кадәр авырлык категориясендә кече яшьтәге үсмерләр арасында 16 кг.лы гер күтәрү буенча Инсаф Кадыйров 2 нче урынны алды, Илмир Арсланов - 4 нче урынны, 16 кг.лы герләр белән Илнур Гыйлаҗев (63 кг.га кадәр) - 2 нче, Әнис Хәкимҗанов (68 кг.га кадәр) - 1 нче урынны, Зөлфәт Закиров (73 кг.га кадәр) 3 нче урынны яулады, Юра Ларионов - 4 нче урынны яулады. Кече яшьтәге үсмерләрнең барысы Усад урта мәктәбеннән тренер Валерий Фридрихович Назаров шәкертләре.
Өлкәннәр арасында В.Ф. Назаровның улы Руслан Назаров, 78 кг.га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясап, 4 нче урынны алды. Биектау районындагы суд приставлары хезмәте хезмәткәре, район җыелма командасы әгъзасы Рөстәм Галиев 95 кг. га кадәрге авырлык категориясендә, 2008, 2010, 2011 һәм 2012 нче елларда Россия өчен чыгыш ясаган, берничә тапкыр дөнья чемпионы булган Арча егете Фаил Һадиевка гына оттырып, 2 нче урынны яулады.
Турнир тәмамлангач, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Мәртәбәле кунаклар, судьялар һәм район җитәкчеләре призерларга медальләр, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар. Таһир Биккениев истәлегенә турнир безнең районда гер спортын үстерүдә һәм республикада гер спортын популярлаштыруда тагын бер адым булды.
А. Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев