Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Кояш, тизлек, битләрдән сыйпаучы җил

Якшәмбе көнне район үзәгенең ял көннәрендә була торган гадәти талгын тормышына үзгәреш керде: көзнең иң әһәмиятле спорт чараларыннан берсен уздырганда, машиналар ике аягында хәрәкәт итүчеләргә - "Милләтләр кроссы"нда катнашучыларга юл бирергә мәҗбүр булды. Кояшлы җылы көн бүләк итеп, табигать үзе дә йөгерүчеләргә ярдәм итәргә уйлады булса кирәк. Район үзәгенең спорт...

Якшәмбе көнне район үзәгенең ял көннәрендә була торган гадәти талгын тормышына үзгәреш керде: көзнең иң әһәмиятле спорт чараларыннан берсен уздырганда, машиналар ике аягында хәрәкәт итүчеләргә - "Милләтләр кроссы"нда катнашучыларга юл бирергә мәҗбүр булды. Кояшлы җылы көн бүләк итеп, табигать үзе дә йөгерүчеләргә ярдәм итәргә уйлады булса кирәк.

Район үзәгенең спорт комплексы янына җиңел атлетика йөгерешендә катнашырга теләүчеләр җыела башлаганда, сәгать 9 да тулмаган иде әле. Теркәү өстәле янында хәтта кечерәк кенә чират та хасил булды, чөнки старт номеры алырга теләүчеләр күп иде.

Шундый матур көндә йөгерү юлына чыккан кешеләр арасында кемнәр генә юк: мәктәп укучылары, укытучылар, спорт мәктәбе, "Биектау" универсаль спорт залы, Боз сарае, башкарма комитет, үзәк хастаханә, полиция, финанс-бюджет палатасы, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре, "Волшебный замок", "Петушок", "Солнышко", "Ласточка", "Золушка", "Калинка", "Бәләкәч" балалар бакчаларында, халыкны социаль яклау бүлегендә, "Өмет" үзәгендә, "Коммуналь челтәр"дә, Әлдермеш, Алан-Бәксәр, Мәмдәл, Суыксу авыл җирлекләрендә эшләүчеләр, музыка мәктәбе укытучылары һәм башкалар.

Җыелган кешеләрне Илнар Мөхлисов сәламләде. Кросста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул районда соңгы елларда спортны популярлаштыру өчен күп нәрсә эшләнгәнне - Боз сарае төзелүне, авыл җирлекләрендә спорт мәйданчыклары ачылганны искәртеп үтте.

Быел районда бу көн бераз үзгәрәк булды, чөнки "Биектау" спорт залы яныннан старт алган "Милләтләр кроссы"ның беренче узышында спорт ветераннары Дания Шакирова, Гөлзилә Баязитова, Наталья Бренделева, Ферденат Газимҗанов, Михаил Романов һәм Гомәр Гыйниятов катнаштылар. Дистанциянең буеннан-буена аларны сәламләп, уңышлар теләп, биектаулылар басып торды. Ә машина йөр-түчеләр, хуплауларын һәм соклануларын белдереп, сигнал биреп узды. Спорт комплексына якынлашкач, тизлекләрен бераз киметкән ветераннарны кросста катнашучылар җылы итеп каршы алды.

Биектау районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм вымпеллар ветераннар чабышында катнашучыларның алтысына да тапшырылды.

- Йөгерү юлына беренче тапкыр 6 нчы сыйныфта укыганда чыктым, шуннан бирле йөгерәм менә, - диде Дания Шакирова, көлә-көлә. - Кышын без гаиләбез белән чаңгыга басабыз, ягъни спорт белән ел әйләнәсе шөгыльләнәбез.

Шунысын да әйтик: Дания ханымның кызы Динара җиңел атлетика белән һөнәри шөгыльләнә, 400 метрга йөгерүдә Татарстан чемпионы да булганы бар. Аның беренче тренеры - берничә спорт мастеры тәрбияләгән йөгерешче-ветеран Ферденат Газимҗанов.

Стартка беренче булып мәктәп укучылары чыкты, ә ярышларны алтмыш яшьтән узганнар тәмамлады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр: Биектау районы символикасы төшерелгән футболкалар, кепкалар, вымпеллар тапшырылды. "Милләтләр кроссы"нда катнашучыларны күреп, чынлап та, спорт яшькә карамый икән, дип уйлап куясың. Бу стартны ГТО нормаларын тапшыруга үзенә күрә бер хәзерлек дип тә бәяләргә мөмкин. Кросста актив катнашучы җитәкчеләр дә сәламәт яшәү һәм актив ял итү буенча үрнәк күрсәтә.

"Әйдә, әйдә, тизрәк!" дип кычкырып көч биреп торулар чабучыларны бөтен маршрут буенча озатып барды. "Милләт-ләр кроссы" - телевизор яки компьютер каршыннан торып, спорт белән шөгыльләнә башлау өчен менә дигән сәбәп.

- Бүген көн шулкадәр матур, без йөгергәндә, дәртләндереп кычкырып та тордылар. Монысы сөендерә, әлбәттә, - дип, үз хис-тойгыларын уртаклашты Ферденат Газимҗанов. - Тик менә алтмыш яшьтән узган кешеләр арасында дистанцияне йөгереп үтәргә теләүчеләр бик аз булу гына начар. Юкса бу йөгерү күңелне шулкадәр күтәрә ки, аны берни белән дә чагыштырып булмый.

Сүз уңаеннан

Россиядә милләтләр кроссы 1918 нче елда ук уздырыла башлаган дип санала. Ул чакта Мәскәүдәге Петр паркында 4,5 чакрымга йөгергәннәр. Бик яхшы нәтиҗә белән (15 минут 42 секунд), анда Россия һәм СССР чемпионы буласы Николай Бочаров җиңеп чыга. Рәсми рәвештә расланган мәгълүматлар буенча гына да Дөнья кроссының яше 150 елдан артып китә!

Безнең белешмә

Бөтенроссия йөгерү көне - күмәк чабыш кына түгел, ә илебез тормышындагы социаль әһәмияткә ия вакыйга. "Милләтләр кроссы" барлык россиялеләрне, аеруча яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәүне пропагандалауга юнәлтелгән. Катнашучылар саны һәм төбәкләрне колачлавы буенча, бу - Россия территориясендә үткәрелүче җәйге күмәк спорт чараларының иң масштаблысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев