Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Командабыз икенче урынны яулады

"Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында сентябрьнең соңгы көннәрендә Әлмәт шәһәрендә авыл кешеләре арасында шахмат ярышлары узды. Биектау командасы составына өч ир-ат һәм бер хатын-кыз керде. Ярышлар шәхси-команда төре буларак оештырылды һәм гадәттә алар, Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары буларак, ике елга бер тапкыр оештырыла. Аларда республиканың 22 районыннан килгән командалар катнашты. Беренче...

"Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында сентябрьнең соңгы көннәрендә Әлмәт шәһәрендә авыл кешеләре арасында шахмат ярышлары узды.

Биектау командасы составына өч ир-ат һәм бер хатын-кыз керде. Ярышлар шәхси-команда төре буларак оештырылды һәм гадәттә алар, Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары буларак, ике елга бер тапкыр оештырыла. Аларда республиканың 22 районыннан килгән командалар катнашты.

Беренче көнне алты турда, икенче көнне өч турдагы кискен көрәштән соң безнең ике катнашучыбыз - шахмат буенча мастер Василий Васильев һәм халыкара мастер Гарун Нуреев 8,5 әр очко җыйдылар. Нәтиҗәдә Гарун Нуреев 2 нче урынны яулады, ә Павел Иванов, 6 очко туплап, 7 нче урында булып чыкты. Альберт Вәлиуллин очколар буенча 11 нче, Роза Усманова (5 очко) - 9 нчы урында.

25 очко җыю безнең спортчыларга 2 нче команда урынын алырга җитәрлек булды. 1 урында - Актаныш командасы, аларның очколары 26, өченчеләр - Байлар Сабасы шахматчылары, дүртенчедә - кукмаралылар.

Шахмат, шашка яратучыларның барысын да төштән соң теләсә кайсы көнне районның спорт комплексына чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев