Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Күлле мәктәбендә Сәламәтлек көне

Күлле урта мәктәбендә дә "Россия чаңгы юлы" дигән массакүләм спорт чарасына багышланган бәйрәм уздырылды. Бу көнне барлык укучылар һәм укытучылар мәктәпкә спорт киемнәреннән килделәр һәм бу гаҗәеп матур күренеш булды. Сәламәтлек көне гомуми линейкадан башланды. Анда мәктәп директоры Айрат Ринат улы Сафин әлеге чараны уздыру планы белән таныштырды һәм тантаналы...

Күлле урта мәктәбендә дә "Россия чаңгы юлы" дигән массакүләм спорт чарасына багышланган бәйрәм уздырылды. Бу көнне барлык укучылар һәм укытучылар мәктәпкә спорт киемнәреннән килделәр һәм бу гаҗәеп матур күренеш булды.

Сәламәтлек көне гомуми линейкадан башланды. Анда мәктәп директоры Айрат Ринат улы Сафин әлеге чараны уздыру планы белән таныштырды һәм тантаналы рәвештә старт бирде. 6 нчы сыйныф җитәкчесе Маркова Галина Валентиновна, матур көйләр яңгыратып, күңелле һәм дәртле итеп иртәнге зарядка уздырды. Аннары "Радуга" бию коллективы кызлары укучылар һәм укытучылар белән бергә, кызыклы спорт чарасы оештырып, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Иртәнге зарядкадан соң укучылар Сәламәтлек дәресенә - үз сыйныфларына таралыштылар. Аларда сүз тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллануның зыяны, дөрес туклану һәм көн режимын үтәү, үзеңне чыныктыру турында барды. Башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар Фәния Гаделҗан кызы Әмирова һәм Язилә Фоат кызы Гобәйдуллина презентацияләр әзерләп, викторина сорауларына җаваплар белән зарарлы гадәтләр турында бик мәгънәле дәрес уздырдылар. Мондый сыйныф сәгатеннән соң һәр укучы да үзенең киләчәге турында уйлана башлар һәм зарарлы гадәтләрдән котылырга тырышыр, дип уйлыйм.

7 нче сыйныф җитәкчесе Гөлнара Фәрит кызы Сафина сыйныф сәгатендә "Космонавтлар" дигән кызыклы уен уздырды. Анда балалар түземлелектә көч сынаштылар. Өлкән-рәк укучылар өчен "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде, аларда Ватан сакчылары өчен спорт белән шөгыльләнүнең һәм үзеңне чыныктыруның нинди зур әһәмияткә ия булуы турында "Булачак Ватан сакчылары" дигән кино карадылар. Иртәнге аштан соң Сәламәтлек көненең иң кызык өлеше - 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен "Күңелле стартлар" башланды. Балалар, ике командага бүленеп, күңелле спорт конкурсларында көч сынаштылар. 7-11 нче сыйныф укучылары волейбол һәм баскетбол буенча ярыштылар, ә башлангыч сыйныфлар - өстәл теннисы буенча. 7-8 нче сыйныфларның "Твистер" уенын күзәтүе бик күңелле булды.

"Иң оста чаңгычы" исемен яулау өчен чаңгы узышлары Сәламәтлек көненең мөһим этабы булды. Көннең салкынча булуы рух күтәренкелеге һәм көч биреп торды.

Барлык чараларны уздырып, витаминлы салатлар белән тамак ялгап алганнан соң, укытучылар һәм укучылар спорт залына линейкага җыелдылар. Анда Сәламәтлек көненә йомгак ясалды һәм мәктәпнең иң яхшы чаңгычыларының исемнәре аталды.
Мәктәптә Сәламәтлек көне оешкан төстә күңелле узды һәм аны балалар әле бик озак искә алып сөйләрләр, дип ышанабыз. Бу көн безнең коллективны тагын да ныграк берләштерде һәм бик күп уңай тойгылар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев