Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Келәмнән ул җиңелмәгән батыр булып китте

Районыбыз данлыклы якташлары - үзләренең кече туган илләренә дан-шөһрәт китергән һәм китерә торган спортчылары белән хаклы горурлана. Шундый легендар шәхесләрнең берсе - Данил Галеев. Узган атна азагында "Биектау" универсаль спорт залы янында аның бюсты куелды. Сания ШАКИРОВА Атаклы якташларыбызны эзләп табу-барлау өчен соңгы вакытта бик күп эшләр башкарыла. Мондый чаралар...

Районыбыз данлыклы якташлары - үзләренең кече туган илләренә дан-шөһрәт китергән һәм китерә торган спортчылары белән хаклы горурлана. Шундый легендар шәхесләрнең берсе - Данил Галеев. Узган атна азагында "Биектау" универсаль спорт залы янында аның бюсты куелды.

Сания ШАКИРОВА

Атаклы якташларыбызны эзләп табу-барлау өчен соңгы вакытта бик күп эшләр башкарыла. Мондый чаралар үсеп килүче буынны Биектау җирендә туып-үскән, шунда яшәгән һәм яшәүче күренекле шәхесләрнең матур үрнәгендә тәрбияләүдә аларның казанышларын, һөнәрләренә яки яраткан шөгыльләренә мөнәсәбәтен файдалану максаты белән уздырыла. Биектауда Геройлар Аллеясы, Җиңү паркын төзеп куюны максатка юнәлешле шундый зур эшнең башлангычы дип атарга мөмкин. Даны еракларга таралган көрәшче Данил Галеев бюстын кую да матур традициянең дәвамы булды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, биредә районның данлыклы спортчылары Аллеясы булачак.
Беренче кандидатура гадел төстә һәм бик лаеклы сайланды. Данил Галеевның иң зур җиңүләрен санап китү генә дә шактый урын ала.

Ул - грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча РСФСР-ның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры. Данил Юныс улы Россиядә
8 тапкыр, Татарстанда 12 тапкыр чемпион, 2 тапкыр Татарстанның абсолют батыры исемен яулады, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда 6 тапкыр җиңеп чыкты.


Районда Татар Әйшә-сендә туып үскән күренекле көрәшче Данил Галеев исеме моңа кадәр онытылган иде, дип әйтү дөрес булмас: аның истәлегенә багышлап, милли көрәш турнирлары уздырылып торды. Әлеге эш һәр авыл җирлегендә шөһрәтле көрәшчеләрнең исемнәрен ачыклау башлангач, бигрәк тә активлашып китте. Кыш-яз айларында ел саен алар хөрмәтенә районның күп мәктәпләрендә ярышлар оештырыла башлады.
Районда Данил Галеев бюстын кую - республика спорты тарихында матур эзләр калдырган һәм РСФСРның егермеләп спорт мастерын тәрбияләгән кешегә карата тирән хөрмәт хисләрен чагылдыру.
Бюст ачылышына багышланган тантанада районның гына түгел, республиканың да бик күп данлыклы көрәшчеләре, шул исәптән Габбас Әхмәдиев, Фазыл Әхмәтҗанов, Раббани, Фәрит Мадьяров, Равил Хәйруллин, Фәрит Шәйхетдинов, Нәфис Миңнебаев, Данис Сәлахетдинов һәм башкалар катнашты.


Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җыелучыларның барысын да җылы сәламләде. Район күлә-мендәге шундый мөһим чарага килгәннәре өчен Данил Галеевның туганнары, дусларына рәхмәт белдереп, ул:
- Данил Галеевны, һич арттырмыйча, бөек татар көрәшчесе дип атарга мөмкин. Спортның күңеленә ошаган төре белән шөгыльләнгән дәвердә аның казанышларын берәү дә кабатлый алмады. Ул осталыгын елдан- ел камилләштерә барды, көрәшчеләр келәмендәге тел-теш тидермәслек җиңүләре - тырыш хезмәте, үҗәтлеге нәтиҗәсе, - диде.
Рөстәм Галиуллович Данилның күңелгә нык кереп калган көрәшләренең берсен искә төшерде.
- 1976 нчы елда Европа һәм Украина чемпионы, классик көрәш буенча халыкара класстагы спорт мастеры, СССР чемпионы Дмитрий Задверняк көч сынашу өчен Казан Сабантуена махсус килде. Мәйдан, ике пәһлеванның үзара көч сынашуы озакка сузылыр, йончыктыргыч булыр инде, дип, тынып калды. Данил Галеев исә, салмак кына атлап, келәмгә чыкты да, гаҗәеп матур алым белән күз ачып йомган арада көндәшен аркасына әйләндереп тә салды. Мәйдан шатлыктан шау-гөр килде, хәтта әбиләрнең күзләре яшьләнде, шундый чиста, бернинди икеләнү-шикләнүләргә урын калдырмаслык шәп җиңүе өчен аягурә басып алкышладылар, - дип сөйләде.
Дулкынландыргыч мизгел җитте - бюстны каплап торган япманы алдылар. Мондый мактаулы бурычны көрәшченең уллары Фаил белән Фәнис Га-леевлар башкарды.
- Әлеге вакыйганы без 21 ел көттек. Бүген безнең күңелләрне әтиебез өчен горурлану һәм шушындый фикерне тәкъ-дим итүе, аны тормышка ашыруы өчен район җитәкчесенә рәхмәт хисләре били. Бабаларын безнең балалар - Данил Галеевның оныклары гына түгел, ә бәлки барлык малайлар да искә алырлар. Узып барышлый тукталып, постаментка язылган сүзләрне укырлар һәм кешедә нинди гаҗәеп зур мөмкинлекләр булуы турында уйланырлар. Тырышсаң, әллә нинди биеклекләрне дә яуларга була, - диде Фәнис.
Сүз уңаеннан әйтеп китим инде: Фәнис ике малай тәрбияли. Беренчесенә әтисе хөрмәтенә Данил дип исем кушканнар, икенчесе Данис исемле. Икесе дә спортка гашыйклар, әлегә хоккей белән мавыгалар.
- Данил безгә постаменттан исән чактагы кебек карап тора, әлеге минутларда, мөгаен, аның җаны куанадыр, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Яшь-ләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. - Биектау районында данлыклы спортчылар истәлеген мәңгеләштерү буенча бик күркәм эш башлап җибәрделәр. Бу башка районнар өчен дә матур үрнәк.
- Бүген уллары белән бергә безнең чемпионның әти-әнисе - Рәхимә апа белән Юныс абыйның да рухлары шатланадыр. Алар һәрвакытта да балалары белән горурландылар. Рәхимә апа бигрәк тә: "Данил гына түгел, балаларыбызның барысы да бик әйбәт безнең", - дип әйтә торган иде", - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров аларны шундый йөрәккә ятышлы сүзләр белән искә алды.


Татар-башкорт көрәше Федерациясе директоры Равил Хәйруллин һөнәри спортка булган тәүге адымнарын, данлыклы тренер Мәгазь Сәхабетдинов җитәкчелегендә Данил белән ничек бергәләп шөгыльләнүләрен сагынып сөйләде.
- Данил башкалардан гаҗәеп тыйнак булуы белән аерылып торды. Ул һәрвакыт гадел көрәшне өстен күрде, беркайчан да җиңү өчен очколар җыеп-санап йөрмәде, көндәшен һәрвакытта да шикләнерлек сәбәп калдырмаслык итеп сыртына салды, - диде ул һәм спортның милли төренә игътибарлы булулары, якташларының бюстын куйдырулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.
Гаиләсе исеменнән рәхмәт сүзләре белән Данилның абыйсы Котдүс Юныс улы чыгыш ясады. Грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган Фазыл Әхмәтҗанов сүзен спортчыларга рәхмәт әйтүдән башлады.

- Бүген бирегә тиңдәше булмаган көрәшчене искә алу өчен самбочылар да, дзюдо белән шөгыльләнүчеләр дә, классик, грек-рим, татар-башкорт көрәшләре вәкилләре дә килде. Һәрвакытта да менә шушылай дус булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк. Без бит келәмдә генә көндәшләр, ә тормышта дуслар булырга тиеш, - диде ул.
Данил Галеевның дусты Фоат абый яшь чакларны, олы спортка әле аяк кына басып килгән вакытларны искә алды. Ул район музеена безнең якташ турындагы мәкалә бастырылган, 1971 нче елда чыккан газетаны бүләк итте.
Мондый дулкынландыргыч мизгелләрдә хисләреңне сүзләр белән аңлатып бирүе кыенлаша, бәлки шуңа күрәдер дә Данилның хатыны Ризәлә ханым чыгып сөйләмәде. Әмма башкаларның чыгышын, алар әйткән сүзләрне хуплавы тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, без аларның данлыклы көрәшче белән яшәгән еллары турында бераз гына сөйләшеп алдык.
- Без егерме елдан бераз гына күбрәк вакыт бергә яшәп калдык. Өч балабыз бар: Фаил, Фәнис һәм Гөлшат. Мин үзем сәүдә системасында эшләдем, хәзер пенсиядә. Данил башта "Нижнекамскшина" берләшмәсендә хезмәт куйды, аннары "Шинник" спорт комплексы тренеры булып күчте. Бөтен гомерен спортка багышлады, республика чикләреннән тыш ярышларга еш йөрде, ә без аның җиңеп кайтуын көттек, уңышларына бергәләшеп сөендек, - диде Ризәлә ханым. - Аллага шөкер, балаларыбыз акыллы булдылар, хәзер инде дүрт оныгыбыз бар. Аларның ничек үсүләрен Данилның гына күрә алмавы кызганыч. Бик иртә китте шул.
Әйе, Данил Юныс улы вафат булганда аңа әле 45 яшь тә тулмаган иде бит. Шушындый кыска гомерендә дә матур эзләр, якты хатирәләр калдырып китте ул. Чыгыш ясаучыларның күбесенең: "Келәмнән ул җиңелмәгән батыр булып китте", - дип кабатлаулары да бер дә очраклы түгел.

Сүз уңаеннан

Киләсе елдан башлап, Данил Галеевның туган көне - 10 нчы августта "Биектау" универсаль спорт комплексында милли көрәш буенча үсмерләр турниры уздырылачак. Күчмә кубок инде бар - аны Түбән Камадан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев алып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев