Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Келәмгә кыюлар гына чыга

Олы Битаманда данлыклы көрәшче авылдашлары Шәйдулла Хәйруллинга багышланган милли көрәш турниры өченче тапкыр уздырылды. Кайвакыт газета укучылар безне спортка, аерым алганда милли көрәшкә артык зур игътибар бирәсез, дип, үз итеп кенә шелтәләп тә алалар. Әмма Битамандагы кебек турнирларда булганда аларның физик яктан чыныктыру гына түгел, ә яшьләрне патриотлык, туган якка...

Олы Битаманда данлыклы көрәшче авылдашлары Шәйдулла Хәйруллинга багышланган милли көрәш турниры өченче тапкыр уздырылды.

Кайвакыт газета укучылар безне спортка, аерым алганда милли көрәшкә артык зур игътибар бирәсез, дип, үз итеп кенә шелтәләп тә алалар. Әмма Битамандагы кебек турнирларда булганда аларның физик яктан чыныктыру гына түгел, ә яшьләрне патриотлык, туган якка мәхәббәт рухында тәрбияләүләренә, көндәшеңне хөрмәт итәргә, кыенлыкларны җиңеп, тормыштан нык адымнар белән атларга өйрәтүенә инанасың. Районның 12 авылыннан килгән яшь көрәшчеләр, шулай ук Яшел Үзән үсмерләре хәзер кайчандыр Олы Битаманда 1928 елда ук Бөтенсоюз Спартакиадасы чемпионы булган данлыклы батыр Шәйдулла Хәйруллин яшә-гәнен беләләр. Әле алар батырның туганнан туган сеңлесе Хәлимә апа Вафинаны да күрделәр. Аңа 85 яшь, әмма абыйсы истәлегенә багышлап уздырылган бер генә ярышка да килми калганы юк.

- Минем абыйларым Шәйдулла, Сәмигулла, Хәкимулла - барысы да көрәшчеләр булдылар. Шәйдулла абый барысыннан да көчлерәк иде һәм ул спортның әлеге төрен бик яратты. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булды, - дип исенә төшерде Хәлимә апа үзенең данлыклы туганын.

Турнирның мактаулы кунаклары арасында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектау якташлар җәмгыяте идарәсе рәисе, ТР Язучылар берлеге рәисе, якташыбыз, шагыйрь Рафис Корбан һәм башкалар булды.

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова, көрәшчеләр ярышын ачып, сүзне Р.Г.Кәлимуллинга бирде.

- Спортның шушындый матур төрен яратуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә. Әгәр яратмасагыз, шушындый буранда турнирга килмәс идегез, - дип башлады үзенең чыгышын Рөстәм Галиулла улы. - Безнең районда төрле елларда байтак кына данлыклы кө-рәшчеләр яшәгән, Шәйдулла абый Хәйруллин - шуларның берсе. Яшь буынга эстафетаны киләчәктә дә лаеклы дәвам итәргә кирәк. Без район көрәшчеләренең уңышлары белән горурланабыз, алар һәр турнирда призлы урыннар алалар. Янә-шәгездә Татарстан чемпионы Фирдүс Габдрахманов яши, аны зур җиңүе белән котлыйбыз. Ул Татарстан командасы составында республика данын якларга Россия ярышларына барачак. Аңа зур уңышлар телибез, - диде район башлыгы.

"Битаман" ширкәте вәкиле Марат Заһидуллин һәм авыл мәчете имам-хатыйбы Әдһәм хәзрәт Зиннәтуллин көрәшчеләргә изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Реклама

Ярышлар 18 үлчәү категориясендә оештырылды. Составында аталы-уллы Фәһим һәм Фәнис Сөнгатуллиннар булган судьялар коллегиясе көрәшчеләрнең һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп тордылар, көрәшчеләр тарафыннан кагыйдә бозуларга юл куелмады.

Киеренке көрәштә беренче урынны турнир хуҗалары - Олы Битаман авылы көрәшчеләре яулады. Алар 13 призлы урынга лаек булдылар, шуларның 6 сы - беренче урыннар. Аларның исемнәрен әйтеп китсәм, артык булмастыр. Беренче урыннарны Альберт Газизов, Рәмис Гайнетдинов, Булат Шәрифҗанов, Фирдүс Габдрахманов, Фәнис Кәримов, Фәннүр Сафин яулады, 2 һәм 3 нче урыннар Инсаф Шәрифҗановка, Айназ Абдуллинга, Илфат Зәйнуллинга, Рөстәм Фәйзрахмановка, Рамил Габдрахмановка, Айнур Идрисовка, Инсаф Гариповка эләкте.

Икенче урында 9 призлы урынны яулаган Суыксу командасы. Эмиль Гыйниятуллин, Зөфәр Закиров, Булат Миңнуллин, Инсаф Гатауллин үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны алдылар. Өченче урынны Ямаширмә һәм Мүлмә командалары бүлеште, аларда үз группаларында икешәр көрәшче җиңде, болар Ямаширмәдән Айрат Сибгатуллин белән Динар Әкбәров, Мүлмәдән Аяз Минһаҗев белән Мурат Минһаҗев. Айбаштан Илнур Шәяхмәтов белән Разил Низамиев, Алан-Бәксәрдән Фирдүс Әхмәтханов яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Яшел Үзәннән өч көрәшче үз авырлыкларында призерлар сафына керделәр.

Турнирны оештыручылар барлык мәсьәләләрне: кунаклар һәм командаларны каршы алу, ашату, мәдәни программа, җиңүчеләрне бүләкләү - барысын да алдан уйлап куйганнар. Һәр-вакыттагыча, иганәчеләр зур ярдәм күрсәткән.

Турнирда Битаман командасының җиңеп чыгуы тирән мәгънәгә ия. Димәк, Олы Битаманның яшь көрәшчеләре Бөтенсоюз Спартакиадасы чемпионы Шәйдулла Хәйруллин кебек өлкән буын көрәшчеләр эстафетасын лаеклы кабул итеп алганнар һәм аны үз кулларында ышанычлы тоталар.
Александр Тимонин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев