Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Казан универсиадасы Россия спортын данга күмәр

FISU - Халыкара студентлар спорты Федерациясе исеме астында Казанда узучы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы тантаналы рәвештә һәм күркәм төстә ачылды. 45 мең кеше сыйдырышлы "Казань-Арена" стадионында барган барлык ярышлар күңелдә безнең Россиябез, безнең Татарстан Республикабыз өчен горурлану хисе һәм бик күп уңай-хис тойгылар тудыра. Студентлар уенын үз күзләре белән күрү...

FISU - Халыкара студентлар спорты Федерациясе исеме астында Казанда узучы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы тантаналы рәвештә һәм күркәм төстә ачылды.

45 мең кеше сыйдырышлы "Казань-Арена" стадионында барган барлык ярышлар күңелдә безнең Россиябез, безнең Татарстан Республикабыз өчен горурлану хисе һәм бик күп уңай-хис тойгылар тудыра. Студентлар уенын үз күзләре белән күрү бәхете составында авыл җирлекләре башлыклары һәм безнең район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин булган Биектау районы делегациясенә дә елмайды.

Казанда ачылу тантанасын Студентлар уеннары тарихында иң яхшыларның берсе буларак бәялиләр.

Инде Универсиаданың беренче өч көнендә Россия командасы 23 алтын медаль яулады. Без үзебезнең яшь спортчыларыбызга сокланабыз һәм бу уңышлар 2014 елда Сочидагы Олимпиадага да кушылыр дип ышанабыз.

Меңъеллык Казан шушы көннәрдә яшәреп киткән кебек булды. Бүген монда дөньяның биш контитентының 162 иленнән берничә мең спортчы ярыша. Ә республикабыз башкаласы кунаклары һәм халкы Универсиаданың киң колачлы мәдәни программасын карый алалар.

Студентлар уены маршрутында Биектау да бар. Өч көн дәвамында "Биектау" универсаль спорт залында хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командаларының баскетбол ярышлары узачак. Беренче уеннар бездә дүшәмбе көнне булды. Универсиада 17 июльдә башланган кебек шулай ук матур тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев