Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Картайдым, дип ялкауланмагыз!

Өлкән кешеләр өчен физкультураның үзенчәлекләре бар. Бу аңлашыла да. Олыгайгач, йөрәк эшчәнлегендә, мускуллар һәм бәйләгеч аппаратта, сулау, нерв системасында һәм башка системаларда үзгәрешләр барлыкка килә. Шуңа күрә физкультура өлкән кешеләр өчен җиңелрәк булырга, җәрәхәтләнү ихтималын булдырмаска, бу яшьтә авыр эшләрдән соң организмның үз хәленә кайту тизлеген исәпкә алырга тиеш. Өлкән...

Өлкән кешеләр өчен физкультураның үзенчәлекләре бар. Бу аңлашыла да. Олыгайгач, йөрәк эшчәнлегендә, мускуллар һәм бәйләгеч аппаратта, сулау, нерв системасында һәм башка системаларда үзгәрешләр барлыкка килә. Шуңа күрә физкультура өлкән кешеләр өчен җиңелрәк булырга, җәрәхәтләнү ихтималын булдырмаска, бу яшьтә авыр эшләрдән соң организмның үз хәленә кайту тизлеген исәпкә алырга тиеш.

Өлкән кешеләр физкультурасы югары таләпләр куймый һәм авырлыгы буенча җайлы гына өлешләргә бүленә торган күнегүләргә өстенлек бирә. Ул гомуми чыдамлылыкны, сыгылмалылыкны, хәрәкәтләр координациясен арттыруга басым ясый, ә көчне һәм тизлекне арттыруга азрак әһәмият бирә.

Ләкин олы яшьтә дә физкультура һичшиксез булырга тиеш. Өлкән яшьтә генә беренче тапкыр ясала башласа да, физкультураның йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын сизелерлек киметергә, иммун системаның торышын яхшыртырга булышуы фәнни яктан исбатланган.

Төрле яшьтәге, төрле һөнәрле, төрлечә яшәүче кешеләрне физик яктан тәрбияләү бик күп авырулар белән чирләүне киметергә, актив гомерне озайтырга сәләтле куәтле профилактик тәэсиргә ия була ала.

Реклама

Тормышта аз хәрәкәтләнү мускулларның көчезләнүенә, шактый чирләрнең азуына китерә: организмда торгынлык халәте барлыкка килә, тамырларда кан йөреше әкренәя, иң әһәмиятле органнар һәм тукымалар кан белән җитәрлек тәэмин ителмәүдән интегә. Безнең эрага кадәр II гасырда яшәгән кытай табибы Хуа То хәрәкәт итү зарурлыгы турында бик белеп әйткән: «Ишек тоткасы еш хәрәкәтләнсә, ул күгәрми; кеше дә шулай - күп хәрәкәтләнсә авырмый».

Кеше физкультура белән тугач ук шөгыльләнә башларга һәм картаеп беткәнче туктамаска тиеш. Олыгайгач, мускулларның киренкелеге кими, димәк физик күнегүләр ясау бигрәк тә кирәк. Мускулларның йомшаруы матдәләр әйләнеше начараюга, умыртка баганасының бил турысында кәкрелеге азаюга, тора-бара, умыртка баганасының гына түгел, буыннарның да хәрәкәтчәнлеге чикләнүгә китерә.

Физик күнегүләр организмга файда бирә. Алар тәэсирендә сөякләр һәм мускуллар ныгый, буыннар хәрәкәтчәнлеге амплитудасы арта.

Тирән итеп һәм ритм белән сулау, йөрәк эшчәнлегенә зур йогынты ясап, кан әйләнешенең дөрес булуына ярдәм итә. Әгәр кеше даими рәвештә хәрәкәтсез торса, тамырларда канның 55-75 проценты гына йөри, ә калган өлеше, резерв булып, бавырда, талакта һәм җелектә тора. Мускулларны эшләткәндә генә, кан бөтенләе белән диярлек кан юлына эләгә, күзәнәкләргә һәм тукымаларга кислородның өстәмә порциясен алып килә, шулай итеп, андагы матдәләр алмашын яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев