Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Иртәгә Биектауның "Эверест"ы үз кырында Чаллының "Камаз"ын кабул итә!

    Иртәгә, 15.00 сәгатьтә "Биектау" стадионында Биектау районының "Эверест" командасы белән Яр Чаллы шәһәренең "Камаз" командасы арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче лигасы кысаларында чираттагы очрашу узачак. Хәзерге вакытта безнең районның "Эверест" командасы турнир таблицасында 26 очко белән 4 урында, ә "Камаз" командасы 19 очко белән 5 урында. Тик безнең...

    Реклама

    Иртәгә, 15.00 сәгатьтә "Биектау" стадионында Биектау районының "Эверест" командасы белән Яр Чаллы шәһәренең "Камаз" командасы арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче лигасы кысаларында чираттагы очрашу узачак.
    Хәзерге вакытта безнең районның "Эверест" командасы турнир таблицасында 26 очко белән 4 урында, ә "Камаз" командасы 19 очко белән 5 урында. Тик безнең команданың уздырылган уеннар саны күбрәк, ягъни "Эверест"-16 уен уздырган, "Камаз"- 14.
    Егетләргә уңышлар телик! Барлык җанатарларны яраткан командабыз өчен җан атарга чакырабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: