Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Инвалидлык спортка комачауламый

Шушы көннәрдә Биектау спорт комплексында Инвалидлар ункөнлегенә багышланган спорт чарасы булды. Анда районыбызның 21 инвалид спортчысы катнашты. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова залга җыелган физик мөмкинлекләре чикле спортчыларга активлыклары һәм максатларына ирешүдә нык торулары өчен рәхмәт белдерде, ярышларда уңышлар теләде. Район һәм республика тормышында актив катнашканнары өчен 4 инвалид-спортчы район...

Шушы көннәрдә Биектау спорт комплексында Инвалидлар ункөнлегенә багышланган спорт чарасы булды. Анда районыбызның 21 инвалид спортчысы катнашты.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова залга җыелган физик мөмкинлекләре чикле спортчыларга активлыклары һәм максатларына ирешүдә нык торулары өчен рәхмәт белдерде, ярышларда уңышлар теләде.

Район һәм республика тормышында актив катнашканнары өчен 4 инвалид-спортчы район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Болар - Илшат Закиров, Диләрә Уразова, Дания Мортазина һәм Әминә Ибниева. Инвалидларның район җәмгыяте рәисе Виктор Родионов агымдагы елның район спортчылары, шул исәптән инвалид спортчылар өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасының 4 елга бер тапкыр уздырыла торган Спартакиадасында безнең инвалидлар сизелерлек уңышларга ирештеләр. Начар ишетүчеләр арасында Фоат Әхмәтҗанов өстәл теннисы буенча республика чемпионы булды. Үсмерләр арасында беренче урынга Данияр Җиһаншин чыкты. 200 метрга йөгерүдә Илшат Закировка тиңнәр табылмады, ул 1 нче урында. Теннис буенча Сергей Абрамов 2 нче урынны алды. Биектау спортчылары Татарстан Республикасы чемпионатында да башкалардан аерылып тордылар. Начар күрүчеләр арасында армрестлинг буенча чемпион - Виктор Родионов. Шахмат буенча Республика чемпионатында өлкәннәр арасында 15 яшьлек Диләрә Уразова 4 нче урынны алды, ә авыл районнары арасында ул 1 нче урында.

Инвалидларның район җәмгыяте рәисе Виктор Родионов һәрдаим ярдәм итеп торулары өчен район җитәкчеләренә, яшь-ләр эшләре һәм спорт бүлегенә, спорт комплексына рәхмәт белдерде. Бу ярышларга барганда транспорт белән тәэмин итүгә дә, төрле чаралар оештыруга да кагыла.

- Физик мөмкинлекләре чикле спортчылар Биектау районының спорт казанышларына лаеклы өлеш кертәләр, - дип сөйләде Виктор Алексеевич. - Инвалидлар ел буена барлык ярышларда, турнирларда актив катнашалар, күзгә күренерлек уңышларга ирешәләр. Казан шәһәренең инвалид хәрби хезмәткәрләре белән дә аралашып яшибез. Без ай саен диярлек алар территориясендә дә, бездә дә, гадәттә бу 2 нче Биектау мәктәбендә була, бергәләп чаралар, спорт ярышлары уздырабыз. Болар - спортның өстәл төрләре, шулай ук волейбол, боулинг турнирлары.

Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе районның призлы урыннарны яулаган спортчыларын котлаганда инвалидлар турында да онытмасыннар иде, дигән теләген белдерде.

Бу көнне ярышлар шашка, шахмат, өстәл теннисы һәм дартс буенча барды. Ярышта катнашучыларның барысы да Биектау муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев