Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Җиңүләр алда әле

Узган атнада Байлар Сабасындагы спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды. Бу спорт төре яхшы физик әзерлек кенә түгел, тиз уйлау, тиз хәрәкәтләнүне таләп итә. Беренче этапта республиканың җиде районыннан 70 тән артык спортчы катнашты. Ярышларның икенче көнендә безнең район өчен 1997-1998 елгы яшь категориясендә мин - Чернышевка урта...

Узган атнада Байлар Сабасындагы спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.

Бу спорт төре яхшы физик әзерлек кенә түгел, тиз уйлау, тиз хәрәкәтләнүне таләп итә. Беренче этапта республиканың җиде районыннан 70 тән артык спортчы катнашты. Ярышларның икенче көнендә безнең район өчен 1997-1998 елгы яшь категориясендә мин - Чернышевка урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Альбина Галиуллина - катнаштым. Республика турына чыгар өчен, финал ярышларына кадәр барып җиттем. Кызганычка каршы, кискен көрәштә ярышларның хуҗасына - Байлар Сабасыннан спортчы кызга оттырдым.

1996 елгы яшь төркемендәге өлкәннәр төркемендә Чернышевка мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Эльвира Хаҗиева чыгыш ясады. Җирәбә буенча беренче ике очрашуда көчле көндәшләренә каршы чыгып, аларга зур булмаган аерма белән оттырып, очрашуларны ярымфиналда тәмамлады.

Призлы урыннар өчен көрәш авыр һәм киеренке булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән тренерларыбыз К.П. Савинов һәм Т.Г. Гобәева тырышлыгы белән без яхшы нәтиҗәләр күрсәттек.

Безгә финалга эләгү өчен аз гына очко җитмәде. Ләкин безнең тренировкалар өчен вакытыбыз бар һәм без, киләсе елга тагын да лаеклырак чыгыш ясау, үзебезгә белдерелгән ышанычны аклау һәм, һичшиксез җиңү яулау өчен тырышачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев