Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Илнар – иң яхшы боксчы

Казанның бокс һәм өстәл теннисы Үзә-гендә 1996-1997 нче елгы юниорлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышта Татарстанның муниципаль районнарыннан 15 команда - 200ләп спортчы катнашты. Әлеге ярыш Коркачык мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Илнар Гафиатуллин өчен уңышлы булып чыкты. Ул 75 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны яулады. Белгечләр фикеренә...

Казанның бокс һәм өстәл теннисы Үзә-гендә 1996-1997 нче елгы юниорлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышта Татарстанның муниципаль районнарыннан 15 команда - 200ләп спортчы катнашты.

Әлеге ярыш Коркачык мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Илнар Гафиатуллин өчен уңышлы булып чыкты. Ул 75 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны яулады. Белгечләр фикеренә караганда, Илнар - әлеге бәйгенең иң яхшы боксчысы. Тиздән ул республиканың җыелма командасы составында Татарстан данын яклаячак. Илнар Идел буе Федераль округы беренчелегенә әзерләнү кысаларында осталыкны камилләштерү буенча өйрәнү күнегүләренә барачак.

64 килограммга кадәрле авырлыкта мактаулы өченче урынны Әмир Илгизов яулады. 91 килограммнан күбрәк авырлыкта өченче урын Александр Захаровта. Алар барысы да "Биектау" универсаль спорт залының бокс секциясендә шө-гыльләнәләр.

(Сулдан уңга): Россиянең атказанган тренеры Миңнехан Вәлиуллин, атказанган спорт мастеры, бокс буенча дөнья чемпионы Айрат Хаматов, бокс буенча ТР беренчелегендә җиңүче Илнар Гафиатуллин һәм югары категорияле тренер Мирхәт Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев