Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Иң яхшы шахматчылар Биектауга җыелды

18 апрель көнне Биектау район үзәгендә шахмат һәм шашка буенча Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә багышланган ачык Татарстан беренчелеге узды. Ярышлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын, шулай ук Биектау муниципаль районы төзелүнең 80 еллыгын һәм Татарстанда Олимпия резервы шахмат мәктәбе барлыкка килүгә 40 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында оештырылды. Бәйге...

18 апрель көнне Биектау район үзәгендә шахмат һәм шашка буенча Р.Г.Нәҗметдинов истәлегенә багышланган ачык Татарстан беренчелеге узды.

Ярышлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын, шулай ук Биектау муниципаль районы төзелүнең 80 еллыгын һәм Татарстанда Олимпия резервы шахмат мәктәбе барлыкка килүгә 40 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында оештырылды. Бәйге алдыннан "Мәк-тәптә шахмат" пилот проекты буенча киңәшмә узды, анда Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервы шахмат мәктәбе директоры, ТРның шахмат федерациясе вице-президенты Нәркиз Сәйфетдинов, ярышларның баш судьясы, Халыкара категория судьясы Фәрит Шәйдуллов, мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев һәм тренер-укытучы Павел Иванов катнашты. Районның мәк-тәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә шахмат һәм шашка уенына өйрәтүне оештыру буенча методик һәм гамәли ярдәм мәсьәләләре каралды.
Ярышта Татарстанның 19 төбәгеннән 60 спортчы, шулай ук Чувашия командасы катнашты. Ярыш ачылышында анда катнашучыларны Люция Го-бәйдуллина, Нәркиз Сәйфетдинов, Фәрит Шәй-дуллов, Нәфис Миңнебаев каршы алды.

Шахмат уенында беренче урынны Яшел Үзәннән Дмитрий Оспенников, икенче - Казаннан Павел Торопов, өченче урынны Буадан Илдус Даутов алды. Шашка буенча беренче урында - Биектау районы уенчысы Ленар Минҗанов, икенчедә - Бөгелмәдән Рәшит Мирҗәләлов, өченчедә - Чувашиядән Евгений Соловьев.

Интеллектуаль ике төр ярыш буенча беренче урын Биектаудан Гарун Нуриевта, икенче - Биектаудан Павел Ивановта, өченче - Чувашиядән Николай Дмитриевта. Шулай ук 4 һәм 5 урыннар өчен Казаннан Имамовны, Кукмарадан Илгиз Хаҗиевны бүләкләделәр. Ветераннар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы уенчылар билгелән-де. Шахмат буенча ветераннар арасында иң яхшысы - Мулланур Мусин (Саба районы), шашка буенча - Рәшит Хәйретдинов (Казан), интеллектуаль ике төр ярыш буенча - Марс Садыйков (Казан). Хатын-кызлар арасында шахмат буенча иң яхшысы Мамадыштан Алиса Хәмидуллина булды, шашка буенча - Саба районыннан Гүзәл Кәримова, Мамадыштан - Эльвира Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев