Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Җиңү никадәр кыен бирелсә, ул шулкадәр кадерлерәк

Мәктәп балалары арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге булды. "Биектау" универсаль спорт залында милли көрәш өлкән яшьтәге батырлар арасында тәмамланып та җитмәде, ке-ләмдә аларның урынын 15-17 яшьлек үсмерләр алды. "Сабантуй" газетасы призына татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә Биектау районына 41 команда килде. Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре дә...

Мәктәп балалары арасында милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге булды.

"Биектау" универсаль спорт залында милли көрәш өлкән яшьтәге батырлар арасында тәмамланып та җитмәде, ке-ләмдә аларның урынын 15-17 яшьлек үсмерләр алды. "Сабантуй" газетасы призына татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенә Биектау районына 41 команда килде. Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре дә үз вәкилләрен җибәргәннәр.
Ярышлар ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, татар-башкорт милли спорт көрәше - "Көрәш" Татарстан Республикасы Федерациясенең башкаручы директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Алмаз Габдуллин һәм "Сабантуй" газетасының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев чыгыш ясады.

Агымдагы елда узачак Универсиада алдыннан Татарстанда спортны, бигрәк тә милли көрәшне үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, чөнки биредә спорт белән бергә татар халкының традицияләре дә үрелеп бара. Бөтен кеше көтеп ала торган Сабантуй бәйрәменең иң күңелле, иң күп кеше карый торган ярышы - батырлар көрәше. Тын да алмый күзәтелә торган бил алышулар көрәш, җиңүгә омтылу рухы белән сугарылган була.

Айрат Волковка тантаналы шартларда Татарстан беренчелегендә катнашучылар алдында Россиянең спорт мастеры значогын тапшырдылар. Тренер Әүхәт Мөхәммәдиев 55 яшьлеге уңаеннан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде, шулай ук Илгиз Шәмси-вәлиевкә 50 яшьлеге уңаеннан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Ярышларның баш судьясы Булат Хәбибрахманов ярыш башлануны игълан итте. Көндәшләр арасында мавыктыргыч көрәш бер үк вакытта өч келәмдә барды. Һәр көрәш икенчесеннән аерылып торды, чөнки егетләрнең күбесе мондый ярышларда күп тапкырлар катнашканнар һәм җиңү яулаганнар.

Әлеге ярышларның соңгы максаты - "көрәш" дип аталган милли көрәшне тагын да үстерү һәм популярлаштыру, иң көчле батырлар һәм командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районнар һәм шәһәрләр арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, татар халкының мәдәни традицияләрен саклау.

Батырлар ярышы район авылларындагы үсмер-ләр арасында һаман ныграк популярлаша бара. Бу спорт әллә ни зур акчалар таләп итми, шул ук вакытта холыкны чыныктыра, түземлелеккә өйрәтә. Көн саен спорт белән шөгыльләнүне, осталыкны камилләштерүне көчле рухлылар гына булдыра, шуңа күрә келәмдә тормышын көрәшсез күз алдына китерә алмаучылар гына кала. Җиңү яулаганнан соң иңнәргә канатлар үскән кебек булса да, иң мөһиме - яхшы нәтиҗәгә ирешү генә түгел, ә бәлки көрәштән канәгатьлек хисе алу да. Тора-бара һәр батырның да җиңүгә китерә торган үз алымнары барлыкка килә.

Татарстан беренчелеге 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 һәм 80 килограммнан күбрәк - ун үлчәү категориясендә узды. Татарстанның иң көчле батырларының мавыктыргыч көрәше ике көн дәвам итте. Биектау районыннан һәркайсы 10 ар кешедән торган ике команда катнашты. Призлы урыннар өчен бик оста көндәшләр көч сынашты, ә җанатарлар үзләренең яраткан көрәшчеләренә көч биреп тордылар. Вакыты-вакыты белән бу көрәш беркайчан да тәмамланмас кебек тоелса да, кайсыдыр бер мизгелдә җитез батырның көндәшен аркасына китереп салганын сизми дә каласың һәм җиңүченең йөзендә бәхет чаткылары пәйда булуын күрәсең.

Ярыш йомгаклары буенча шәхси зачетта 60 килограммлы авырлык категориясендә беренче урынны Олы Битаман авылыннан Фирдүс Габдрахманов яулады, аның абыйсы Рамил Габдрахманов - 80 килограммлы авырлык категориясендә өченче урында. Битаман егетләре икесе дә тренер Фәнис Сөнгатуллин җитәкчелегендә шөгыльлә-нәләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Кө-рәшчеләр келәмендә 70 килограмм авырлыкта икенче урынны Мәмдәлдән Фәрхәт Фәттаховта шөгыльләнүче Инсаф Җамалиев алды.

Гомумкоманда зачетында безнең Биектау районы, Балтач һәм Кукмара районнарына гына оттырып, өченче урынга лаек булды.

Татарстан Беренчелеге төгәлләнде. Мәкаләмне тәмамлап, бераз үзгәр-теп, бер акыл иясе сүз-ләрен кабатлыйсым килә: "Әйе, җиребездә батырлар бетәрлек түгел. Көчле, акыллы, кайнар йөрәкле, кирәкле мизгелдә көчсезләрне яклый алучы егетләрнең яңа буыннары туа тора".
Рәсемдә: Биектау районында "Сабантуй" газетасы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ТР Беренчелегендә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев