Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Иң мөһиме – тизлек

Биектау мәктәпләрендә белем алучылар өчен кышкы сезон укучылар спартакиадасы кысаларында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Форпост" белән берлектә "ТУЛПАР" тәрбия эше үзәге тарафыннан уздырылган чаңгы эстафетасы белән тәмамланды. Районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар командалары иң яхшы чаңгычыларның кайсы мәктәптә белем алуларын ачыклау өчен район үзәге стадионына җыелдылар. Командалар бер-бер артлы...

Биектау мәктәпләрендә белем алучылар өчен кышкы сезон укучылар спартакиадасы кысаларында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Форпост" белән берлектә "ТУЛПАР" тәрбия эше үзәге тарафыннан уздырылган чаңгы эстафетасы белән тәмамланды.

Районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар командалары иң яхшы чаңгычыларның кайсы мәктәптә белем алуларын ачыклау өчен район үзәге стадионына җыелдылар. Командалар бер-бер артлы инде бу сезонда күп тапкырлар сынап караган юллар буйлап киттеләр. 3 километр ара әзерлекле балалар өчен (ярышларда әзерлексезләр, гомумән, булмый) әллә ни катлаулылыклар тудырмый. Барлык чаңгычылар да дистанцияне мөмкин кадәр тизрәк узарга тырыштылар. Чаңгы юлына 3 нче Биектау урта мәктәбе укучылары басканнан соң призлы урын өчен кызыклы көрәш башланды. Беренче этаптан соң команда 10 нчы урында барса, икенче әйләнештә Марсель Гаевский, соңгысында сеңлесе Милена команданы өченче призлы урынга чыгардылар. Гаевскийлар гаиләсендә әти-әниләр дә, балалар да - барысы да чаңгы спорты белән мавыгалар. Һәр ял көнен дә диярлек алар, осталыкларын камилләштереп, чаңгы юлында уздыралар, ә Марсель исә төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулады һәм призлы урыннарны алды.

Чаңгы эстафетасы йомгаклары буенча беренче урынга һәм күчмә кубокка икенче ел рәттән Бөреле урта мәктәбе укучылары Илнур Зиннуров, Кирилл Хәмитов, Виктория Лукоянова һәм Элина Алешиналар лаек булды. Икенче урында Биектауның 3 нче урта мәктәбе (Марсель Гаевский, Айрат Шәмсиев, Әдилә Закирова, Милена Гаевская), мактаулы өченче урынны Олы Кавал урта мәктәбе чаңгычылары Булат Низамов, Илшат Идрисов, Венера Фәряхова һәм Гөлчәчәк Гаптуллина алды.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга медальләр һәм махсус тамгалы (фирменный) шарфлар һәм баш киемнәре бүләк ителде.

Кышкы чаңгы сезоны тәмамланды. Алда - яңа стартлар.
Рәсемнәрдә: чаңгы эстафетасы вакытында.
Н.Владимирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев