Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Иң көчлеләр җиңде

Шимбә көнне Олы Битаман урта мәктәбенең спорт залында милли көрәш буенча турнир узды, анда составына 82 кеше кергән 10 команда катнашты. Ярышлар танылган яктабышыз - көрәшче, 1927 елда милли көрәш буенча бөтенсоюз ярышларында чемпион булган һәм үз заманында күрше Әтнә районыннан танылган көрәшче Бәрәзә Хафизны җиңеп, үзен республиканың иң көчле...

Шимбә көнне Олы Битаман урта мәктәбенең спорт залында милли көрәш буенча турнир узды, анда составына 82 кеше кергән 10 команда катнашты.

Ярышлар танылган яктабышыз - көрәшче, 1927 елда милли көрәш буенча бөтенсоюз ярышларында чемпион булган һәм үз заманында күрше Әтнә районыннан танылган көрәшче Бәрәзә Хафизны җиңеп, үзен республиканың иң көчле батыры буларак таныткан Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышланды.

Реклама

Турнирда Битаман командасы җиңү яулады, аның көрәшчеләре 14 призлы урынга лаек булды, шул исәптән 7 се - беренче урыннар. Юмарт спонсорлар ярдәме белән җиңүчеләрне бүләкләү өчен призлар сатып алдылар, төшке аш оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X