Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Иң җитезләр җиңү яулады

Быел Беренче Май эстафетасында Биектау районының 25 урта мәктәбе, 17 авыл җирлеге һәм 22 оешмасы катнашты. Традициягә кереп киткән язгы узышлар Универсиадага багышланды. Эстафета ачылышы парадында анда катнашучыларны котлау сүзләре белән Биектау муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов сәламләде. Йөгереш район үзәгендәге спорт комплексыннан...

Быел Беренче Май эстафетасында Биектау районының 25 урта мәктәбе, 17 авыл җирлеге һәм 22 оешмасы катнашты. Традициягә кереп киткән язгы узышлар Универсиадага багышланды.

Эстафета ачылышы парадында анда катнашучыларны котлау сүзләре белән Биектау муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов сәламләде.

Йөгереш район үзәгендәге спорт комплексыннан башланды, финиш та шушында ук иде. Ераклык 4х500 метр системасы буенча бүленде. Күпмедер вакытка үзәк урамнарда машиналар хәрәкәте туктатылды һәм юллар йөгерешчеләр карамагына бирелде. Стартка беренче-ләрдән булып үсмерләр чыкты. Аннары эстафета таякчыгы белән кечерәк малайлар һәм кызлар йөгерде. Мәктәпләр үзлә-ренекеләргә көч биреп тордылар. Узыш тәмамлану белән үк җиңүче-ләргә бүләкләр тапшырылды.

Бөреле урта мәктәбе инде ничәнче тапкыр иң спорт сөюче мәктәп ди-гән исемен раслады. Өлкән сыйныф укучылары-чемпионнарны кубок, медальләр һәм бүләкләр тапшыру өчен пьедесталга беренчеләрдән булып чакырдылар. Физкультура укытучысы Михаил Романовның үзе тәрбия-ләгән йөгерешчеләр өчен сөенүе йөзенә чыккан иде. Булдырдылар!

Реклама

Икенче урында - Мәмдәл, өченче урында Ямаширмә мәктәбе. Үзәк район больницасы, "Биектау" полиция бүлеге, мәдәният бүлеге, "Яшь гвардия", "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, балалар бакчалары һәм башка күп оешмалар үз командаларын җибәргәннәр иде. Әлеге төркемдә полиция бүлеге, район үзәк больницасы, Саклык банкы хезмәткәрләре беренче өчлеккә керделәр.

Эстафетада катнашкан унике авыл җирлегеннән Суыксу, Бөреле һәм Ямаширмә җирлекләреннән килүчеләр үзләрен иң җитезләр дип таныттылар. Көннең кояшлы булуы, дәртле көйләр яңгырап тору, бәйрәм - ял көне булу район үзәге урамнары буйлап йөгерергә дигән карарга килүчеләрнең күңелләрен күтәрде, кәефләрен яхшыртты. Алар стартка бүләк хакына чыгучылар түгел. Ике айдан Казанда ачылачак Универсиадага әзерлек рухы төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен спорт белән шөгыльләнү, үзләрен сынап карау теләге бер-ләштерә.

Җиңел атлетика эстафетасын япканда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов җыелучыларга 29 июньдә безнең районның Әтнә ягыннан килгәндә Биектау авылы чигендә Бөтендөнья студентлар уеннары факелын каршы алачагы турында хәбәр итте. Бездән эстафетаны Питрәч районы кабул итәчәк.

Рәсемдә: җиңү җиңел бирелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев