Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Җиңү җиңел генә бирелми

Бөтенроссия тхэквондо федерациясенең Олимпия тхэквондосы федерациясенең календарь планы нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә 1998-2000 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге узды. Ярышларга ким дигәндә II нче спорт разрядына яки тхэквондо буенча 2 гыптан да түбән булмаган техник квалификациягә ия булган тиешле яшь төркемендәге спортчылар кертелде....

Бөтенроссия тхэквондо федерациясенең Олимпия тхэквондосы федерациясенең календарь планы нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә 1998-2000 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге узды.
Ярышларга ким дигәндә II нче спорт разрядына яки тхэквондо буенча 2 гыптан да түбән булмаган техник квалификациягә ия булган тиешле яшь төркемендәге спортчылар кертелде.
Бу ярышларда тугыз регионнан 140 спортчы катнашты. Безнең командадан 6 спортчы барды. Алар арасында бездә тәрбияләүче Руслан Карпов аерылып торды, ул, бары финалда гына Ульяновск өлкәсеннән килгән спортчыга оттырып, көмеш призер булды. Өченче урыннарны Анатолий Кузнецов һәм Глеб Комлев яуладылар.
Аеруча Илмаз Мөхлисов катнашкан көрәшләрне әйтеп узасы килә. Сайлап алу көрәшләрендә ул чын осталарча эш итте: төгәллек, исәп, сугу-тибү көче - тренерга шикләнерлек урын калдырмады. Ярым финал көрәшендә, көрәшне 3:1 исәбе белән алып барып, ул нык кына имгәнде һәм көрәшне дәвам итә алмады, нәтиҗәдә ул пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.
Бу Беренчелекнең барлык катнашучыларын һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рәшит Кунафинны җиңү белән котлыйбыз! Алар яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бергәләп күп көч куйдылар. Аларга укуларында уңышлар, яңа ярышлар, һәм, әлбәттә, спорт җиңүләре телибез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев