Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Җиңү җиңел бирелми

Үсмерләр арасында Гер спорты буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге март ахырында Зәйдә узды. Аның төп максаты бөтенроссия һәм халыкара ярышларга җибәрү өчен иң көч-леләрне ачыклау иде. Бу ярышта Биектау балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән 8 яшь спортчы катнашты. Кече яшьтәге үсмерләр арасында үзләренең "баһадирлык"ларын күрсәтергә 15 команда килде. 53 килограммлы авырлык категориясендә...

Үсмерләр арасында Гер спорты буенча Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелеге март ахырында Зәйдә узды. Аның төп максаты бөтенроссия һәм халыкара ярышларга җибәрү өчен иң көч-леләрне ачыклау иде.

Бу ярышта Биектау балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән 8 яшь спортчы катнашты. Кече яшьтәге үсмерләр арасында үзләренең "баһадирлык"ларын күрсәтергә 15
команда килде.

53 килограммлы авырлык категориясендә Инсаф Кадыйров (2000 елда туган), 10 минут эчендә яхшы нәтиҗәгә ирешеп,
2 нче урынны яулады. 58 килограммга кадәрге авырлыктагы Максим Беляев та үзен күрсәтте: герне 102 тапкыр күтәреп, ә двоеборье нәтиҗәсен дә кушкач, 193 тапкыр күтәрде, шулай итеп, көндәшләренә җиңү мөмкинлеге калдырмады. 73 килограммлы авырлык төркемендә Әнис Хәкимҗанов шулай ук җитди чыгыш ясады. Ул бөтен көчен этеп күтәрүдә (толчок) күрсәтте: нәтиҗәсе - 132, ә двоеборье белән бергә - 230 тапкыр күтәрде һәм алтын медаль алып кайтты.

Илнур Гыйлаҗев (63 кг) Югары Ослан спортчысына гына бирешеп, көмеш призер булды.

48 килограммга кадәр авырлыктагылар ярышында Илмир Арслановның (2001 елда туган) чыгышы турында аерым әйтәсе килә. Үз авырлыгы 38 килограмм булган үсмер, бар көченә тырышты, тик, кызганыч, призлы урын ала алмады. Шуңа карамастан, ярышларның барлык судьялары бу сәләтле малайның тырышлыгына берничә тапкыр игътибар иттеләр инде.

Биектау командасы җиңүләренә тагын бер алтын медальне Артур Гыйлаҗев (68) өстәде. Этеп, ул 134 тапкыр күтәрсә, двоеборье белән бергә искиткеч шәп нәтиҗә күрсәтте: 259 тапкыр күтәрде һәм башка спортчылардан шактый алга чыкты.

Бу егетләр төрле ярышларда осталыкларын бер генә исбатламады инде. Үҗәтлек, ихтыяр көче һәм спортчы холкы - менә шулар китерә аларны җиңүгә. Алар балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Валерий Назаров кул астында шөгыльләнәләр, барысы да Усад урта мәктәбендә укыйлар.

Нәтиҗәдә безнең команда 1 нче урынга лаек булды. Спорт мәктәбенең бөтен коллективы яшь спортчыларны ТР беренчелегендәге бу лаеклы җиңүләре белән тәбрик итә, балаларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен, аларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерә. Укуларында уңышлар, сәламәтлек һәм спортта яңа җиңүләр яулауларын телибез.

Татьяна Гобәева,

балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры

урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев