Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Җиңү белән, тхэквондочылар!

16-17 мартта "Биектау" универсаль спорт залында "ВТФ" Олимпия тхэквондосы буенча 1998-2000 елгы малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Аның максаты - Россия Беренчелегендә катнашу өчен иң көчле спортчыларны ачыклау һәм Татарстан Республикасы җыелма командасын булдыру иде. Үзенчәлекле көрәш мәйданы - татамига республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 10...

16-17 мартта "Биектау" универсаль спорт залында "ВТФ" Олимпия тхэквондосы буенча 1998-2000 елгы малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Аның максаты - Россия Беренчелегендә катнашу өчен иң көчле спортчыларны ачыклау һәм Татарстан Республикасы җыелма командасын булдыру иде. Үзенчәлекле көрәш мәйданы - татамига республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 10 команданың 169 иң көчле спортчысы чыкты.

Ярышларны ачу тантанасы бик матур һәм эчтәлекле булды. Анда дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Х.Х.Шәйхетдинов, социаль мәсьәләләр буенча Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Г. Газизов, Республика физик культура һәм үсмерләр спорты үзәге директоры М.Т. Рәхмәтуллина, ТР буенча тхэквондо федерациясе президенты Р.Г.Мусин, Казан шәһәренең олимпия резервы училищесы директоры Ф.А.Әхмәдуллин. Ачу тантанасында катнашучыларның барысы да спортчыларга уңышлар һәм гадел җиңү теләделәр. Музыкаль номер белән барысын да Адель Равилов һәм Камила Аскерова "Герой спорта" җыры белән сәламләделәр.

Беренче кара-каршы ярыштан ук иң көчле спортчылар җыелганлыгы аңлашылды. Төгәл сугу-тибүләр, төгәл расчет - "йомшарырга" җай юк, җитмәсә, ярышларның барышын электроника теркәп бара.

Түбән Камадан һәм Яр Чалдыдан килгән спортчылар яхшы әзерлек күрсәттеләр. Безнең спортчыларны күпләгән җанатар яклады, көчкуәт, дәрт биреп торды. Һәм чираттагы тапкыр Биектау муниципаль районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы Рәшит Кунафин җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 45 килограммлы авырлык категориясендә Алмаз Мөхлисов әйбәт чыгыш ясады, ул көмеш призер булды. Азат Закиров (49 килограммлы үлчәү категориясендә) һәм Руслан Карпов (65 килограммлы үлчәү категориясендә) уңышлы чыгыш ясап, шулай ук көмеш медаль яуладылар. Бронза медальләрне кискен кө-рәшләрдә Глеб Комлев, Алмаз Гарипов, Анатолий Кузнецов яулады. Кызлар арасында район данын Екатерина Андреева яклады, аның өчен бу зур масштаблы беренче ярыш иде. 37 килограмм-лы үлчәү категориясендә Екатерина 5 нче урынга лаек булды.

Безнең спортчыларның һәрберсе яхшы әзерлек, спорт азарты һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Барлык көрәшләрнең нәтиҗәләре буенча
1 нче урынны Түбән Кама районы командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннар Яр Чаллы һәм Казан шәһәре командаларына бирелде. Безнең районның җыелма командасы 5 нче урынны яулады.

Берүк вакытта Барнаул шәһәрендә студентлар арасында тхэквондо буенча Россия Чемпионаты узды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Лада Филиппова, яшь булуына карамастан, Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Россия спорт мастеры буларак, ул, шушы ярышларда бронза медаль яулап, лаеклы төстә үзенең югары спорт дәрәҗәсен аклады.

Реклама

Мондый җиңүләр өчен аларның тренерлары һәм әти-әниләре күп көч-ләрен, осталыкларын һәм мәхәббәт хисләрен сарыф итәләр. Бу җиңүләр башкалар өчен үрнәк булсын иде. Ә безнең аларга укуларында уңышлар, һәм, әлбәттә, спортта яңа уңышлар, яңа үрләр телисебез килә.

Рәсемнәрдә: тхэквондо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең кызыклы мизгелләре.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев