Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Хәйрулла Шәйдуллинның лаеклы дәвамчылары

Һәр яз саен танылган якташлары - көрәшче Хәйрулла Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш турниры үткәрү Битаман мәктәбендә матур традициягә әйләнде. Быелгысы - дүртенчесе инде. Бу мөһим спорт чарасына һәр юлы берәр үзенчәлек кертергә тырышалар монда. Быел кө-рәшчеләр арасында атаклы иганәче Нәфыйк Мадьяровны эзләп тапканнар. Моңа самбочының шушы мәктәпнең физкультура укытучысы Фоат...

Һәр яз саен танылган якташлары - көрәшче Хәйрулла Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш турниры үткәрү Битаман мәктәбендә матур традициягә әйләнде. Быелгысы - дүртенчесе инде.

Бу мөһим спорт чарасына һәр юлы берәр үзенчәлек кертергә тырышалар монда. Быел кө-рәшчеләр арасында атаклы иганәче Нәфыйк Мадьяровны эзләп тапканнар. Моңа самбочының шушы мәктәпнең физкультура укытучысы Фоат Сабитов белән туганнар булуы ярдәм иткән. Саллы бүләк - халыкара класслы спорт мастеры Нәфыйк Мадьяров Кубогы өчен көрәшүне батырлар командалары зур мәртәбәгә саный.

- Башка төрле ярдәмнән тыш, Нәфыйк Әхмәди улы, призлы урыннарны яулаган командаларга тапшыру өчен, матур-матур өч кубок әзерләде, - ди Фоат Сабитов. - Беренче урынны Битаман батырлары яулап, төп Кубокның үз мәктәбебездә калуыннан һәм укучыларның спортта алган бүләкләре арсеналын тулыландыруыннан бик канәгатьбез. Калган ике кубок икенче һәм өченче урыннарны алган Алан-Бәксәр һәм Суыксу мәктәпләре командаларына эләкте.

Турнирның тантаналы ачылышында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты Раил Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул, спортның шундый күркәм төре - чын ирләр тәрбияләүче милли кө-рәш белән шөгыльләнгән өчен, балаларга мактау сүзләре әйтте.

- Барыгызга да көрәш келәмендә зур уңышларга ирешүегезне телим һәм күбегезне бик тиздән район Сабан туенда, республика һәм Россия турнирларында күрергә өметләнәбез, - диде Раил Әюп улы.

Турнир барышын кызыксынып күзәтүчеләр арасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, мәктәп директорлары, физкультура укытучылары һәм башка кунаклар бар иде. "Битаман" ширкәте директоры Шәүкәт Вахитов һәм Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Раушания Галимҗанова балаларга сәлам-ләү сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрә-җәгать иттеләр.

Бу көнне Битаман мәк-тәбенә 17 мәктәптән 105 яшь көрәшче килгән иде. Ярышлар 14 авырлык категориясендә барды. Һәркем бөтен көчен куеп, тренировкаларда һәм башка турнирларда туплаган тәҗрибәсен кулланып көрәште, ләкин барысы да җиңүче булып бетә алмый шул. Бу - ярышлар, турнирлар, конкурсларның кырыс законы.

Битаман балаларының бөтен осталыкларын күрсәтә алуы аларга беренче урынны тәэмин итте. Яшь көрәшчеләр арасында Фирдүс Габдрахманов, Рәмзил Сабитов, Айтуган һәм Айнур Идрисовлар, Илфат Зәйнуллин һәм Рафис Хәлиуллин аерылып торды. Хәйрулла Шәйдуллинның чын дәвамчылары үсеп килә!

Ике күрше мәктәп һәрвакыт бер-берсенә көндәш булып тора. Бу юлы Алан-Бәксәр мәктәбе икенче урынга чыкты. Илназ Исхаков, Денжи Ходжакулиев, Ильяс һәм Инсаф Мәрдәновлар матур көрәш күрсәттеләр һәм призлы урыннарны яуладылар. Хөрмәт пьедесталының өченче баскычына урнашкан Суыксу командасында аеруча Булат Минуллин белән Зөфәр Закиров аерылып тордылар. Олы Битаманда милли көрәш турниры оешкан төстә узды. Призлы урыннарга лаек булган яшь көрәшчеләр Мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата бүләкләр алды.

- Ярышларының төп иганәчесе Нәфыйк Мадьяров булды. Аңардан башка тагын авылның 26 кешесе матди ярдәм күрсәтте. Алар арасында шәхси эшмәкәрләр дә, спорт сөючеләр дә, гап-гади авыл кешеләре дә бар. Ә мәктәпнең ашханәсе турнирның барлык катнашучылары һәм кунакларын тәмле ашлар белән сыйлады, - диде башлангыч сыйныф укытучысы Гөлүзә Шәрифҗанова.

Турнирга килүчеләр бу мәктәптә үзләренә күрсәтелгән игътибардан канәгать калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев