Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Хоккей уенын – һәр укучыга

Безнең районда спортны үстерү өчен күп нәрсәләр эшләнә. "Боз сарае" барлыкка килү актив тормыш белән яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды. Бозда махсус хоккей сыйныфларына йөрүче балалар шөгыльләнә. Аларның расписаниесе балалар бозда, укуларына зыян китермичә, 1,5 әр сәгать булырлык итеп төзелә. Хоккей сыйныфына йөрүчеләр башта хоккей белән шөгыльләнәләр, аннары мәктәпкә баралар...

Безнең районда спортны үстерү өчен күп нәрсәләр эшләнә. "Боз сарае" барлыкка килү актив тормыш белән яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды.

Бозда махсус хоккей сыйныфларына йөрүче балалар шөгыльләнә. Аларның расписаниесе балалар бозда, укуларына зыян китермичә, 1,5 әр сәгать булырлык итеп төзелә. Хоккей сыйныфына йөрүчеләр башта хоккей белән шөгыльләнәләр, аннары мәктәпкә баралар - алар икенче сменада укыйлар. Бу сыйныфта кызлар да бар һәм аларның кайберләренең хоккей белән шө-гыльләнәселәре килгән, әмма моның өчен махсус кызлар командасы оештырырга кирәк икән. Балалар спорт мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Игорь Крашенинников сүзлә-ренә караганда, бүгенге көндә "Боз сарае"нда биш тренер эшли, һәркайсының - үз командасы.

Мин залга кергәндә 2003-2004 нче елгы балалар белән күнегүләр уздырыла иде. Әлегә төрле елларда туган яшь спортчыларны берләштерергә туры килә, әмма бу катлаулылык тиздән хәл ителәчәк һәм барысы да аерым шөгыльләнәчәк.

- Нәкъ менә шушы команда Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче тапкыр катнаша, - ди Игорь Валерьевич. - Үз стадионыбыз юк чагында без тиешле дәрәҗәгә чыга алмадык. Кышын балалар 2 нче мәктәп янындагы урам шугалагында шөгыльләнделәр, ә җәен шәһәрдәге бозны арендага алдык. Әмма хәзер хәл башкача һәм без моңа бик шат.

Бүгенге көндә төрле яшь төркеменә караган 5 команда шөгыльләнә. Иң өлкәннәре 6 сыйныфта укыйлар, кечкенәләр әле бакчага йөриләр. Алар әти-әниләре белән бергә киләләр һәм беренче чиратта бозда басып торырга өйрәнәләр. Өлкән сыйныф укучылары да бар, алар хоккей белән нигездә мавыгу буларак шөгыльләнәләр.

Малайлар барысы да килә алалар, әмма барысы да узмый гына. Зур бозга эләгү өчен зур теләк, тырышлык һәм ихтыяр көче кирәк. Бу эш тренерсыз гына бармый, чөнки хоккей уенын яраттыру һәм аның белән шөгыльләнергә теләк уяту бурычын яхшы педагог кына тормышка ашыра ала.

"Хоккей - чын ир-атлар уены" дигән сүзләр тирән мәгънәгә ия. Беренче карашка әле малайлар гына булып күренүчеләр тренерның барлык заданиеләрен тырышып һәм ышанып башкаралар - алга да, артка таба да, шайба белән дә, шайбасыз да бозда бөтерелепме-бөтереләләр. Моның өчен күпме сабырлык һәм физик әзерлек кирәк бит.

Шушы балалар белән ике ай шөгыльләнүче тренер Леонид Брагин белән сөйләштем:

- Хоккей белән шөгыль-ләнү өчен Биектау районында шартлар җитәрлек. Биредә ябык спорт сарае, яхшы боз, даими шөгыльләнү өчен кү-негүләр залы бар. Биредә һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнергә мөмкин - балаларның һәм аларның әти-әниләренең теләкләре генә булсын. Айнур Ногъманов, Әнвәр Хәкимов кебек бик тә сәләтле балалар бар. Малайлар барысы да әйбәт, тәртипле, әйткәнне аңлый торганнар. Бераз шукланып алалар инде алуын, тик әле алар балалар гына бит.

Реклама

Укытучы-тренер сүзлә-ренә караганда, малайларның барысының да мөмкинлекләре бар. Тик аерма әзерлек дәрәҗә-сендә: кемдер тимераякка әле яңа гына баскан, башкалар инде өч ел шөгыльләнәләр, кемдер алгарак киткән, кемдер арттарак калган. Хәзерге вакытта иң мөһиме - көчле, бердәм команда барлыкка килсен өчен аларның барысын да бер дәрәҗәгә җиткерү.

- Моннан берничә атна элек балалар "Зилант" сараена Республика беренчелегенә - мини-турнирга бардылар. Ни кызганыч, безнең шәһәрдәге боз ареналарында уйнау тәҗрибәбез юк. Аның каравы, моны төзәтү өчен кирәкле бөтен мөмкинлегебез бар. Бераз вакыттан балалар физик яктан ныгый төшәрләр һәм без артта калуларны бетерербез, - дип өстәде Леонид Брагин.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның "Зилант", "Смена" командалары һәм Яшел Үзән командасы белән ярышлар уздыру планлаштырыла.

Мин шугалак янына килеп җиткәндә боздан битләре алсуланган команда капитаны Айнур Ногъманов чыкты. Тырышып шөгыльләнгәне әллә каян күренеп тора: маңгаена тир бәреп чыккан.

- Мин 7 яшемдә бозга бастым, башта тотынып йөрдем, егылулар да булды, хәзер әйбәт шуам инде. Без бирегә, якшәмбедән кала, һәр көнне киләбез, миңа ошый. Хоккей сыйныфын әти-әнием тәкъдим итте, мин ризалаштым. Баштарак ардырса да, шөгыльләнүе барыбер кызык булды, хәзер мин мондый киеренкелеккә ияләндем инде. Спортта уңышка ирешәсем килә, моның өчен барлык көчемне биреп тырышачакмын.

Спорт, һичшиксез, үсеп килүче кешене тәрбия-ләү нигезләреннән берсе. Беренчедән, бу - баланы физик яктан әзерләү, аның сәләмәтлеген ныгыту булса, икенчедән, үз-үзендә оешканлык тәрбияләү, куелган максатка ирешә белү.

Аннары бала коллективта аралашырга, башкалар белән уртак тел табарга өйрәнә. Нәни спортчы өендә күңелсезләнеп утырмый, сәгатьләр буена Интернет дөньясына да "батмый". Болар урынына ул сәгать ярым спорт белән шөгыльләнә. Һәм бу аңа яшәрлек көч, алга таба чыныгу, әйбәт уку өчен этәргеч ясый.

Теләсә кайсы спортта да мәгълүм дәрәҗәдә хәвефле яклар да бар. Әмма катлаулылыклар да яшь спортчыны, җиңүләр кебек үк, чын ир-ат итеп тәрбияли. Һәрхәлдә, хоккей турында һәр малайга да сөйләргә кирәк, чөнки спортның әлеге төре - илебездә һәм республикабызда иң мөһимнәрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев