Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

“Гөлчәчәк”тә Сабантуйны авылда беренче булып үткәрделәр

Элек-электән язгы чәчү эшләре беткәч, халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй бәйрәме уздырылган. Тырышып эшләгәч, татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Балаларны яклау көне алдыннан Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бакчага йөрүче барлык балалар бәйрәмдә төрле уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй...

Элек-электән язгы чәчү эшләре беткәч, халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй бәйрәме уздырылган. Тырышып эшләгәч, татар халкы матур итеп ял да итә белгән.

Балаларны яклау көне алдыннан Дөбъязның "Гөлчәчәк" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бакчага йөрүче барлык балалар бәйрәмдә төрле уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур. Мондый чараларда балалар Сабантуй бәйрәме турында мәгълүматларын киңәйтәләр, аның үзенчәлекләре һәм милли уеннар белән якыннанрак танышалар. Үзләре дә җитезлектә, тизлектә көч сынашалар.

Бәйрәмне балалар көтеп алдылар. Бәйрәмгә әзерлек эшләре ике-өч атна алдан ук башланды. Балалар төркемнәрдә Сабантуй турында җырлар өйрәнделәр. Тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырды: бәйрәмне сурәтләгән рәсемнәр, презентация-ләр күрсәттеләр, милли бизәкләр, милли уеннар белән таныштырдылар. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары уеннар оештыру өчен тәрбияче апаларына атрибурлар әзер-ләргә булышты.

Ниһаять, көтеп алган бәйрәм дә килеп җитте. Бәхеткә каршы, көн дә бик матур булды: кояш иртәдән елмаеп торды. Балаларның да күңелләре күтәренке иде. Бу көнне "Гөлчәчәк" балалар бакчасы балаларның шатлыклы тавышларыннан гөрләп торды.

Нәкъ зурлар Сабантуендагы кебек, милли татар киемнәре киенгән балалар җырлый-җырлый мәйданны әйләнгәндә, тәрбиячеләрнең һәм балаларның күңелләре тагын да ныграк ашкынды. Ачылу тантанасыннан соң уеннар башланды. Сабантуйда борынгыдан ук гадәткә кергән уеннар уйнатылды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, таяк тартышу, бау тартышу, су ташу, капчык киеп йөгерү, бүрәнәгә утырып, капчык белән бәргәләшү. Барлык уеннарда да балалар теләп катнаштылар, үз-үзләрен кыю тоттылар. Катыктан ачкыч эзләү, капчык киеп йөгерү, су ташу кебек уеннарда тәрбиячеләр дә катнашты. Балалар бик кызыксынып, тәрбияче апаларына уңышлар теләп тордылар. Ярышлар жыр-биюләр, бү-ләкләү белән үрелеп барды. Сабантуеның күрке - татарча көрәш тә читтә калмады. Малайлар, чын ир-егетләр кебек, көрәшнең кагыйдәләрен белеп, берсеннән- берсе уздырып, «булдырабыз», дип көрәштеләр. Соңыннан балалар кайнар коймак белән чәй эчеп сыйландылар.

Әлбәттә, Сабантуй халыкны берләштерә, дуслаштыра торган борынгыдан сакланып һәм үткәрелеп килә торган олы бәйрәм. Ул һәркемгә якын. Безнең "Гөлчәчәк" балалар бакчасында балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Бүләкләр алып шатландылар. Бер бала да бүләксез калмады. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәр баланың күңелен күреп, аларны сөендерергә тырышты. Киләчәктә дә Сабантуйларыбыз күңелне кү-тәреп, тынычлыкта, иминлектә узсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев