Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Гер күтәрүчеләр традицияне дәвам иттерә

СССРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты турниры Биектауда инде унсигезенче тапкыр уздырыла. "Биектау" универсаль спорт залына йөздән артык спортчы җыелды. Ярышлар башланганчы, шәрәфле кунаклар һәм турнирны оештыручылар Таһир Газим улы Биккениевнең спорт комплексы янына узган ел - хөрмәтле якташыбызның 70 еллыгына куелган бюсты тирәсенә чәчәкләр салды. Турнир ачылышында...

СССРның спорт мастеры Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты турниры Биектауда инде унсигезенче тапкыр уздырыла. "Биектау" универсаль спорт залына йөздән артык спортчы җыелды. Ярышлар башланганчы, шәрәфле кунаклар һәм турнирны оештыручылар Таһир Газим улы Биккениевнең спорт комплексы янына узган ел - хөрмәтле якташыбызның 70 еллыгына куелган бюсты тирәсенә чәчәкләр салды.

Турнир ачылышында һәм гер күтәрүчеләрнең чыгышлары вакытында Татарстан Республикасы Гер спорты федерациясе президенты - Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм вице-президенты - "Татптицепром" генераль директоры Марс Алиев, Казан энергетика университеты ректоры Эдвард Абуллаҗанов, Челтәр компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Фоат Абдуллаҗанов катнаштылар. Ярышларда катнашучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләде.

Биккениев турниры - Татарстан Республикасында гер күтәрүчеләрнең иң дәрәҗәле ике ярышының берсе. Монда җиңүләр яуланып кына калмый, спорт мастерлары разрядлары да үтәлә. Йомгакны югары квалификацияле хөкемдарлар ясады. Турнирның баш судьясы - халыкара категорияле судья, профессор Анатолий Горшенин, сәркатибе - Татарстан Республикасы Гер спорты федерациясенең башкарма директоры, ТР Грек-рим көрәше федерациясенең башкарма директоры Рөстәм Таһиров.

15 ноябрьдә унөч команда алыплары көн буе 16, 24, 32 килолы герләрне күтәрү һәм этәрүдә ярышты. Таһир Биккениевнең улы Илшат хәстәрләгән бүләкләр 23 авырлык категориясендә уйнатылды. Катнашучылар арасында өч дөнья чемпионы да бар иде. Турнирга татарстанлылардан тыш Чувашиядән һәм Киров өлкәсеннән дә гер күтәрүчеләр килде.

Данлыклы якташыбызның улы Илшат Биккениев әтисенең истәлеген бик нык хөрмәт итә һәм Биектау җирендә гер күтәрүчеләр турниры уздыру традициясе өзелмәсен өчен бар көчен куя. Аңа ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы да, ТР Гер спорты федерациясе дә, безнең район да ярдәм итә.

Быелгы турнирның җиңүчеләренә Таһир Биккениев портреты төшерелгән медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. "Биектау" универсаль спорт залында ярышларда катнашучылар өчен буфет эшләп торды.

Бүләкләрне Минзәлә, Чистай, Яңа Чишмә, Арча, Мамадыш районнары, Чабаксар шәһәре гер күтәрүчеләре алды. Биектау спортчылары арасыннан иң яхшы нәтиҗәләрне үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны алган Илмир Арсланов (16 килолы герләр), Әнис Хәкимҗанов һәм Илнур Гыйлаҗев (24 килолы герләр) һәм өченче урындагы Руслан Назаров (32 килолы герләр) күрсәтте. Алар барысы да - тренер Валерий Назаров шәкертләре.

Алдагы көнне безнең районда Салават Фәтхетдинов концерты булган иде. Үзенең чыгышын ул Таһир Биккениев истәлегенә үтәсе гер күтәрүчеләр турнирына багышлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев