Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Футбол уенында кем көчлерәк?

Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре командалары арасында футбол ярышлары башланды. Аның максаты һәм бурычлары: - районда футболны популярлаштыру; - районның иң көчле футболчыларын һәм командаларын ачыклау; - районның җыелма командасын булдыру; - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; - авыл җирлеге рейтингын һәм спорт сөюче яшьләрнең абруен күтәрү. Уздыру этаплары Футбол ярышы...

Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре командалары арасында футбол ярышлары башланды.
Аның максаты һәм бурычлары:
- районда футболны популярлаштыру;
- районның иң көчле футболчыларын һәм командаларын ачыклау;
- районның җыелма командасын булдыру;
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- авыл җирлеге рейтингын һәм спорт сөюче яшьләрнең абруен күтәрү.
Уздыру этаплары
Футбол ярышы 2 этапта уздырыла:
1 нчесе - зона ярышлары, 2 нчесе - финал ярышлары.
Ярышлар 2012 нче елның 21 июленнән 5 нче августына кадәр узачак. Финал ярышлары 2012 нче елның 4 августында Бөреле поселогында һәр зонадан берәр команда катнашында булачак.
Ярышларга әзерлек һәм аларны уздыруга гомуми җитәкчелекне Биектау муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тормышка ашыра.
Ярышта катнашучылар
Ярышта үз авыл җирлекләрендә пропискада булган 12-18 яшьлек үс-мерләр катнаша ала. Командаларны ярышка әзерләү белән бәйле барлык чыгымнарны аларны җибәрүче оешмалар үз өсләренә ала.
Уздыру шартлары
Ярышлар футбол уенындагы гамәлдәге кагый-дәләр нигезендә уздырыла. Район Спартакиадасында катнашучылар 4 зонага бүленә:
1 нче - Дөбъяз зонасы (Айбаш, Алан-Бәксәр, Олы Битаман, Дөбъяз, Казаклар, Мәмдәл, Село-Алат, Суыксу авыл җирлекләре), ярышлар 2012 елның 21 нче июлендә Дөбъяз авылында узды.
2 нчесе - Усад зонасы (Әлдермеш, Каенлык, Олы Кавал, Усад, Чернышевка, Чыршы, Шуман авыл җирлекләре), ярышлар 2012 нче елның 21 нче июлендә Усад авылында узды.
3 нче - Үзәк зона (Бөреле, Биектау, Дачное, Красносельский, Пермяки, Семиозерка, Шәпше авыл җирлекләре), ярышлар 2012 нче елның 28 июлендә Бөреле поселогында узачак.
4 нче - Иске-Казан зонасы (Иске-Казан, Коркачык, Мүлмә, Сосновка, Ташлы Кавал, Чыпчык, Ямаширмә авыл җирлекләре), ярышлар 2012 нче елның 28 июлендә Чыпчык поселогында узачак.
Зона ярышларында җи-ңүчеләр финалга чыга. Җиңүче Кубок һәм диплом белән бүләкләнә.
21 нче июльдә ярышлар Дөбъяз һәм Усад зоналарында оешкан төстә узды.
Дөбъяз зонасында урыннар түбәндәгечә билге-ләнде:
1 нче урында - Мәмдәл авыл җирлеге;
2 нче урында - Олы Битаман авыл җирлеге;
3 нче урында - Алан-Бәксәр авыл җирлеге;
4 нче урында - Село-Алат авыл җирлеге;
5 нче урында - Айбаш авыл җирлеге.
Дөбъяз зонасыннан Дөбъяз, Казаклар, Суыксу авыл җирлекләре ярышта катнашмадылар.
Усад зонасында призлы урыннарны алучылар:
1 нче урында - Усад авыл җирлеге;
2 нче урында - Әлдермеш авыл җирлеге;
3 нче урында - Каенлык авыл җирлеге.
Усад зонасыннан Олы Кавал, Чернышевка, Чыршы, Шуман авыл җирлекләре ярышта катнашмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев