Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Физик культура һәм укучыларның сәламәтлеге

Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү укучыларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда, аларның сәламәтлеген ныгытуда бик зур роль уйный, яшьләр арасында наркоманлык, эчкечелек, тәмәке тарту һәм хокук тәртибен бозуларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Укучыларның физик әзерлегенә Россия смотры да, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексы да спортка җәлеп итәргә булыша....

Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү укучыларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда, аларның сәламәтлеген ныгытуда бик зур роль уйный, яшьләр арасында наркоманлык, эчкечелек, тәмәке тарту һәм хокук тәртибен бозуларга каршы көрәшергә ярдәм итә.

Укучыларның физик әзерлегенә Россия смотры да, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексы да спортка җәлеп итәргә булыша. ГТО нормаларын барлык укучыларга да тапшырырга кирәк булачак. ГТО комплексының төп бурычлары - укучыларны физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, социаль шартларга яраклашу һәм физкультура, спорт чаралары белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Район мәктәпләрендә ГТО комплексын үзләш-терүнең гамәлдә ничек тормышка ашырылуы турында Шәпше гомуми белем бирү мәктәбе музее җитәкчесе Флюра Хәйретдинова сөйли.

- Тәҗрибә иҗади эшләүче укытучыларның күпчелегенең балаларны укыту өчен аларның төрле физик сәләтләре, мөмкинлекләре һәм сәламәтлекләрен исәпкә алып, күптәннән инде авторлык эшләнмәләреннән файдалануларын күрсәтә.
Беренче сыйныф балалары арасында әллә ничә төрле дәвамлы авырулары булганнар бар. Балаларны сәламәтләндерү һәм аларны тиешенчә ял иттерү көн режимы рациональ булганда гына мөмкин. Бу аларның саф һавада мөмкин кадәр күбрәк булуын, физкультурага кагылышлы, шулай ук мәдәни чаралар, экскурсияләр, походлар, уеннар уздыруны, түгә-рәкләр оештыруны һәм әйбәт туклануны күздә тота.

Без үзебезнең мәктәптә беренче сыйныфтан ук укучыларның сәламәтлеген һәм физик үсешен ныгытуга юнәлтелгән массакүләм-спорт эше уздыра башлыйбыз. Көн иртәнге зарядкадан башлана. Укучылар гомуми физик әзерлек төркемнәрендә, спорт секцияләрендә шөгыльләнәләр. Физкультура укытучылары җиңел атлетика кроссы, спорт уеннары, саф һәм җыр смотрлары, туристлык походлары, шулай ук Сәламәтлек көннәре уздыралар. Спорт ярышларын оештыру балаларга максатка ирешү алымнарын сайлауда иҗади инициатива күрсәтү мөмкинлеге бирә. Күңел күтәренкелеге, беренче чиратта, бер-береңә ышанып эш иткәндә барлыкка килә.

Спорт ярышлары - катнашучылар һәм тамашачылар өчен бәйрәм. Яхшы итеп оештырылган, матур итеп бизәлгән һәм җиренә җиткереп уздырылган чаралар - физик культура һәм спортны популярлаштыруда әйбәт чара. Спорт белән даими шөгыльләнергә теләүче укучылар саны артканнан-арта бара.

Мәктәптә ГТО комплексын кертүгә багышланган спорт бәйрәме кызыклы, мавыктыргыч узды. Аны физкультура укытучылары Самат Хәйретдинов белән Зөлфәт Гобәйдуллин оештырды. Әлеге чара конкурс формасында оештырылды, анда 4-5 сыйныф укучылары катнашты. Командаларда "Бер кеше бөтен кеше өчен һәм бөтен кеше бер кеше өчен" дигән принцип девиз итеп алынды. Балалар бер-берсе өчен, командадагы иптәшләре өчен борчылып тордылар. Нәтиҗәдә укучылар спорт бәйгесендә яңа тәҗрибә генә туплап калмадылар, ә бәлки ярыштан зур шатлык хисләре дә кичерделәр.

ГТО нормаларын тапшыру темасына сүз сыйныф сәгатьләрендә дә алып барылды. Мәсәлән, 7 нче сыйныф укучылары ГТО темасы буенча кызыклы презентация әзерләделәр. Аларның сыйныф җитәкчесе Надежда Марфина балалар башкарган эшне югары балл-га бәяләде.

- Чараның төп бурычы - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, - дигән фикердә Надежда Николаевна. - Балалар биремне менә дигән итеп башкарып чыктылар.

8 нче сыйныф җитәкчесе Татьяна Гарифҗанова ГТО тарихы буенча презентация әзерләде, үзендә тәрбияләнүчеләрне әлеге комплексны гомуми белем мәктәплә-рендә кертү белән таныштырды. Чара азагында сигезенче сыйныфлар ГТО нормалары буенча "Үз уеным" дигән интеллектуаль уенда катнаштылар.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" физкультура-спорт комплексын керткәннән соң укучыларның сәламәтлеге яхшырыр, ә физик культура дәресенең һәм сыйныфтан тыш чараларның нәтиҗәлелеге, сыйфаты яхшырыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев