Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Федерация Кубогы – бездә!

Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында беренчелек һәм кубок чемпионнары билгеле булды. Биектау районының "Эверест" командасы 1 нче урынны алды. Мамадыш шәһәрендә мини-футбол буенча федерация кубогы өчен республиканың иң яхшы 18 командасы көч сынашты. Финалның үзе кебек үк сайлап алу уеннары да киеренке узды. Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы белән Биектауның...

Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында беренчелек һәм кубок чемпионнары билгеле булды. Биектау районының "Эверест" командасы 1 нче урынны алды.

Мамадыш шәһәрендә мини-футбол буенча федерация кубогы өчен республиканың иң яхшы 18 командасы көч сынашты.
Финалның үзе кебек үк сайлап алу уеннары да киеренке узды. Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы белән Биектауның "Эверест" командасы катнашындагы финал уены Биектау файдасына 2:4 исәбе белән тәмамланды. "Эверест" командасы спортчылары бер үк составта инде 8 еллап уйныйлар. Әлеге күрсәткеч уен дәрәҗәсенә шактый зур йогынты ясый.
Финалга чыгу өчен биектаулыларга Алабуга командасын - 4:0, Менделеевскины - 4:2, Базарлы Матакны 4:2 исәбе белән җиңәргә туры килде. Ярыш 3 көн дәвам итте.
"Уен бик киеренке булды. Республикада футболга бик зур игътибар бирелә. Командалар да шактый гына яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Финалда без Мамадыш шәһәре командасы белән көч сынаштык. Бу бер-берсенә тиң ике көндәш көрәшкән бик тә кызыклы, мавыктыргыч уен булды. Шушы кыен көрәштә без 4:2 исәбе белән җиңдек", -дип сөйләде Биектау муниципаль районының "Эверест" командасының баш тренеры Станислав Тюрин.

Алда - мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты. Биектау командасы 2015 елгы чемпионнар булганлыктан, урнашкан гадәт буенча, быел бәйге Биектау районында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев