Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Эстафета спорт сөючеләрне җыйды

Традицион беренче язгы җиңел атлетика эстафетасы безнең районның шактый кешесен җыйды. Язгы эстафета Биектау район үзәге урамнары буйлап, 4х500 м дистанциягә нигезләнгән система буенча узды. Биектау муниципаль районы урта мәктәпләре, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларының җыелма командалары ярышты. Спорт комплексы янында спортчыларны теркәгәннән һәм эстафетаны ачу парадыннан соң ярышлар башланды....

Традицион беренче язгы җиңел атлетика эстафетасы безнең районның шактый кешесен җыйды.
Язгы эстафета Биектау район үзәге урамнары буйлап, 4х500 м дистанциягә нигезләнгән система буенча узды. Биектау муниципаль районы урта мәктәпләре, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларының җыелма командалары ярышты. Спорт комплексы янында спортчыларны теркәгәннән һәм эстафетаны ачу парадыннан соң ярышлар башланды. Беренче йөгерештә гомуми урта белем бирү учреждениеләре катнашты. Икенче йөгерештә - авыл җирлекләре, өченче - оешмалар һәм предприятиеләр. Төшке аш вакыты якынлашканда эстафетаны ябу парады һәм бүләкләү булды.
Җиңел атлетика эстафетасында катнаштылар: гомуми урта белем бирү мәктәпләре, авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләрнең җыелма командалары. Алар арасында I нче урынны балалар-үсмерләр спорт мәктәбе яулады, II нче урынны - "Биектау" универсаль спорт залы командасы, III нче урынны Биектау үзәк больницасы командасы яулады.
12 авыл җирлегеннән I нче урынны Мәмдәл авыл җирлеге яулады, II нче - Бөреле, III нче - Иске-Казан. Җиңүчеләр һәм катнашучылар призлар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, шулай ук "Биектау" универсаль спорт залына йөрергә сертификатлар бирелде.
Эстафетада 24 урта мәктәп катнашты. Мәмдәл мәктәбе җиңде. II нче урынны Бөреле, III нче урынны Ямаширмә мәктәбе алды. Укучылар Мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар бе-лән бүләкләнде.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев