Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сынатмады

Күптән түгел Казанда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләре арасында кышкы двоеборье һәм чаңгы ярышлары уздырды. Бу чарада катнашу өчен вәкилләр республиканың барлык бүлекләреннән җыелды. Безнең Биектау бүлегеннән 6 хезмәткәр катнашты: полиция начальнигы урынбасары - полиция капитаны Д.Г.Газизов, ОУУП һәм ПДН начальнигы - полиция подполковнигы Ф.Ф.Сәлахов, өлкән УУП -...

Күптән түгел Казанда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләре арасында кышкы двоеборье һәм чаңгы ярышлары уздырды.

Бу чарада катнашу өчен вәкилләр республиканың барлык бүлекләреннән җыелды. Безнең Биектау бүлегеннән 6 хезмәткәр катнашты: полиция начальнигы урынбасары - полиция капитаны Д.Г.Газизов, ОУУП һәм ПДН начальнигы - полиция подполковнигы Ф.Ф.Сәлахов, өлкән УУП - полиция майоры Р.З.Биккинеев, тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе - юстиция өлкән лейтенанты Д.М.Шакирҗанова, полиция машина йөртүчесе - полиция өлкән сержанты К.А. Сабиров, СП полицейские - полиция сержанты Р.Р.Гаязов.

Безнең команда чемпионатта бүлекнең данын бик тырышып яклады һәм икенче категорияле бүлекләр арасында 3 нче урынны яулады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы бүлеге хезмәт-кәрләре көчләрен кызганмыйча эшләп кенә калмыйлар, ял да итә беләләр һәм, алдынгы урыннарны яулау өчен, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Усад авылы автодромында полиция хезмәткәрләре арасында "Чаңгы юлы-2015" булып узды. Анда да полицейскийлар зур активлык һәм оешканлык күрсәтте. Ирешкән уңышлары белән котлыйсы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев