Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Өченче урынны алды

Көзге каникул көннәрендә Яшел Үзән районында шашка буенча республиканың кече чемпионаты булды. Үз яшь төркемнәрендә анда 1 нче Биектау һәм Учхоз урта мәктәпләреннән Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Призлы урыннарны нигездә Казанның тәҗрибәле спортчылары яулады, ә безнекеләр 4-5 нче урынга чыктылар. 1 нче Биектау урта мәктәбенең 2 нче...

Көзге каникул көннәрендә Яшел Үзән районында шашка буенча республиканың кече чемпионаты булды.

Үз яшь төркемнәрендә анда 1 нче Биектау һәм Учхоз урта мәктәпләреннән Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Призлы урыннарны нигездә Казанның тәҗрибәле спортчылары яулады, ә безнекеләр 4-5 нче урынга чыктылар.
1 нче Биектау урта мәктәбенең 2 нче "А" сыйныфы укучысы Алинә Даутова бик яхшы чыгыш ясады, ул 3 нче урынны алды. Аны медаль, диплом һәм кыйммәтле приз белән бүләкләделәр.
Биектау станциясендәге спорт комплексында тренер Павел Иванов атнага өч тапкыр шашка уеннары уздыра. Хәзер яшь шашкачылар гыйнварда булачак ярышларга - Татарстан Республикасы беренчелегенә әзерлә-нәләр.
Рәсемдә: ТРның шашка чемпионаты призеры Алинә Даутова.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев