Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

ЧЕМПИОННАРДАН ҮРНӘК АЛАЛАР

Биектауның 2 нче мәктәбендә шашка һәм шахмат буенча Р.Г.Нәҗметдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган ачык беренчелек булды. Анда Татарстан Республикасының 14 районыннан, Казан, Чистай, Йошкар-Ола, шулай ук Марий Элның ике районыннан 75 спортчы катнашты. Мондый күләмле ярышларның беренче тапкыр уздырылуы. Беренчелекне, ачылышыннан алып, соңгы мизгеленә кадәр, район хакимияте, яшьләр эшләре,...

Биектауның 2 нче мәктәбендә шашка һәм шахмат буенча Р.Г.Нәҗметдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган ачык беренчелек булды.

Анда Татарстан Республикасының 14 районыннан, Казан, Чистай, Йошкар-Ола, шулай ук Марий Элның ике районыннан 75 спортчы катнашты. Мондый күләмле ярышларның беренче тапкыр уздырылуы. Беренчелекне, ачылышыннан алып, соңгы мизгеленә кадәр, район хакимияте, яшьләр эшләре, мәдәният бүлекләре, директорлары А.М. Саяхов җитәкчелегендәге Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервы Шахмат мәктәбе үзәге коллективы оештырды.
2 нче мәктәп коллективы (директоры Ф.Ф.Габдрахманов) тәртип мәсьәләсен контрольдә тотты, төшке аш оештырды.
Ярышларның тантаналы ачылышы Биектау районы гимнын уйнатудан, ТРның шахмат федерациясе президенты Г.Н.Захаров, Шахмат мәктәбе үзәге директоры А.М.Саяхов чыгышыннан башланды. Сәнгать номерлары Рәшит Гыйбат улы Нәҗметдинов турында кино төшерүчеләр тарафыннан яздырып алынды.
Ярышлар киеренке көрәштә үзара әдәпле мөнәсәбәттә узды. 12 регионнан килүчеләр төрле номинацияләрдә призлар белән билгеләп үтелделәр. Безнең уенчыларга бераз гына җай килеп тору җитмәде. Мәсәлән, шашка ярышында Л.Минҗанов 2 һәм 4 нче урыннарны бүлеште, әмма коэффициент буенча дүртенче урында калды. Шашка буенча беренче урында - Марий Элдан И.Курлов, икенчедә - Чистайдан В.Иванов, өченчедә - Марий Элдан С.Семенов.
Шахмат буенча беренче урынны Лаештан Э.Фаязов, икенче урынны Казаннан С.Шавгулидзе, өченче урынны Кукмарадан И.Хаҗиев алды. Шашка буенча хатын-кызлар арасында иң яхшысы Тәтештән А.Янышева, шахмат буенча Балтачтан Л.Гарифуллина булды.
Программаның ике төрендәге күрсәткечләр буенча беренче урынны Йошкар-Оладан И.Курлов яулады, икенчедә - Әтнәдән И. Сабиров, өченчедә - Марий Элдан О.Иванов, дүртенчедә - Чистайдан В.Иванов, бишенчедә - Арчадан Д.Рәхимов, алтынчы урында - Казаннан Р.Вәлиев. Алар барысы да медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләк-ләнделәр, ә җиңүчегә Р.Г.Нәҗметдинов сурәте төшерелгән Кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев