Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Чаңгы эстафетасы күңелле тәмамланды

    Биектау станциясе стадионында район укучылары арасында чаңгы ярышлары уздырылды. Чип-чиста зәңгәр күк йөзеннән иртәдән үк кояш нурлары сирпелә башлады. Мондый көнне, чаңгыга басып, әкияттәге шикелле кышкы урман юлларыннан шуып узуың үзе ни тора бит! Карга озак карап торып булмый: ул, салават күпере төсләренә кереп, җем-җем килә. Кая карама - ап-ак...

    Биектау станциясе стадионында район укучылары арасында чаңгы ярышлары уздырылды.

    Чип-чиста зәңгәр күк йөзеннән иртәдән үк кояш нурлары сирпелә башлады. Мондый көнне, чаңгыга басып, әкияттәге шикелле кышкы урман юлларыннан шуып узуың үзе ни тора бит! Карга озак карап торып булмый: ул, салават күпере төсләренә кереп, җем-җем килә. Кая карама - ап-ак йомшак кар, агач ботаклары да карга төренгән, алар көмешсыман ялтырап күренәләр. Салкыны да җиңелчә, битләрне кызартырлык, җиңүгә омтылыш уятырлык кына иде.

    Чаңгы эстафетасы ел саен уза. Әлеге массакүләм һәм карап торырга күңелле ярышның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спортның чаңгы төрләре белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Катнашучылар - һәр мәктәптән дүртәр кеше - физкультура укытучылары белән бергә стадионга җыелдылар. Өч километрлы арага ике яшь төркеменә караган чаңгычылар: 2 малай һәм 2 кыз көч сынашты. Чаңгы эстафетасы дүрт этаптан торды. Йомгак ясаганда түбәндәге командалар иң яхшылар булды: 1 нче урында - Бөреле урта мәктәбе, 2 нчедә - Мүлмә, 3 нчедә - Мәмдәл урта мәктәбе. Призлы урыннарны яулаучылар һәм җиңүчеләр дипломнар, медальләр белән бүләкләнделәр. Беренче урынны алган командага күчмә кубок тапшырылды. Барлык мәктәп укучылары яхшы әзерләнүләрен, чаңгыда йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Билгеле булганча, чаңгы спорты белән чыдам кешеләр генә шөгыльләнә ала, һәм укучылар да үз дигәннәрендә нык торуларын, җиңүгә омтылуларын күрсәттеләр. Бу көн бик күп уңай хисләр бүләк итте һәм иң мөһиме - сәламәтлекне ныгытты, үз көчеңә ышаныч тудырды. Эстафетада катнашучылар һәм җанатарлар көнне күтәренке күңел белән уздырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: