Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Бәйгеләр дуслыкны ныгытты

Алат мәктәбендә инде традициягә кергән массакүләм оборона һәм спорт эшләре айлыгы вакыйгаларга бай булды. Ул тантаналы линейка белән ачылган иде. Барлык сыйныфларда да чаралар планы белән таныштыручы сыйныф сәгатьләре узды. Безнең мәктәптә Освенцимны азат итүнең 70 еллыгына багышланган чара үтте. Укытучы сөйләгәндә, презентация дә күрсәтелде. Балалар үлем лагере турында да,...

Алат мәктәбендә инде традициягә кергән массакүләм оборона һәм спорт эшләре айлыгы вакыйгаларга бай булды.

Ул тантаналы линейка белән ачылган иде. Барлык сыйныфларда да чаралар планы белән таныштыручы сыйныф сәгатьләре узды. Безнең мәктәптә Освенцимны азат итүнең 70 еллыгына багышланган чара үтте. Укытучы сөйләгәндә, презентация дә күрсәтелде. Балалар үлем лагере турында да, аны азат итү турында да тарихи материаллар белән танышты.

Мәктәп китапханәсендә Раилә Мухина патриотик темага багышланган матур әдәбият һәм фәнни-популяр әдәбият күргәзмәсен оештырды.

Республика күләмендәге "Җирдә тынычлык булсын өчен" дип аталучы нәфис сүз осталары конкурсының мәктәп этабы да оешкан төстә үтте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу конкурс Алат авылы китапханәсе белән бергәләп оештырылды. Анда катнашучыларга, үзләре сайлап, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы батырлыгы, сугыш чоры балалары хакындагы проза әсәреннән өзек яки шигырь укырга тәкъдим ителгән иде. 5 нче сыйныф укучысы Айзилә Төхвәтуллина конкурсның җиңүчесе булды. Ул муниципаль турда да авыл китапханәләренең яшь укучылары арасында беренче урын алды һәм республика бәйгесенә узды.

Без "Россиянең чаңгы юлы-2015" бөтенроссия спорт бәйрәмендә катнаштык. Ул кояшлы матур көндә 2-9 нчы сыйныф укучылары да, укытучылар да рәхәтләнеп чаңгы шуды. Ярышлар бетеп, коймак белән тәмле чәйләр эчкәч, барыбыз да мәктәп линейкасына җыелдык. Анда чаңгы ярышына йомгак ясап, иң актив катнашучыларны билгеләп үттек.

6-9 нчы сыйныф укучылары район музеена барды. Анда алар Биектау районының тарихы һәм көнкүреше белән, шулай ук сугыштагы тарихи вакыйгалар, районыбызны данга күмгән герой якташларыбыз турындагы материаллар белән танышты.
Спортны киң җәелдерү эшендә бөтен мәктәп катнашты. Быел 5-9 нчы сыйныфларда "Аҗаган" уены Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Балалар "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командаларына бүленде. Погонлы киемнәрне алдан ук әзерләп куйдылар. Һәр команданың үз әләме бар иде. "Бәрелеш" Кече Алат күлендә булды. "Кызыллар" җиңде.

Многоборьеда, ату ярышларында 7-9 нчы сыйныфлар катнашты. Ә башлангыч сыйныфлар өчен "Кече аҗаган" уены үткәрелде. Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җырлап стройда йөрү смотры мәктәбебезнең 2-9 нчы сыйныфларында узды. Тугыз отряд стройда йөрүдә иң яхшысы булу өчен көрәште.

Ватанны яклаучылар көне уңаеннан һәр сыйныфта "Кайнар йөрәк" дип аталучы Батырлык дәресләре булды. Чараларның барысына да диярлек укучыларның армиядә хезмәт иткән әтиләре чакырылды, аларны бәйрәм бе-лән котладык.
Укучыбыз Айзилә Төх-вәтуллина Биектауның

1 нче мәктәбендә узган Г.Тукай исемендәге V Бөтенроссия нәфис сүз осталары конкурсында да катнашты. Ул, сәнгатьле итеп, Муса Җәлилнең "Бүреләр" шигырен сөй-ләде һәм урта звено укучылары арасында 3 нче урынны алды. Бөреле мәдәният йортында "Виктория-2015" хәрби-патриотик җыр фестиваленең район этабы да булды. Анда Айзилә, "Минем бабай - герой" дигән җыр башкарып, 4 нче урынга чыкты.

Айлык тәмамлангач, мәктәп линейкасында аңа йомгак ясалды. Айлык укучыларга файдалы һәм мәгълүматлы булды, чөнки бу чаралар сугыш күрмәгән буын өчен бик мөһим. Тарихның үзе белән һәр очрашуга, дәүләтебезнең данлы үткәне турындагы һәр хикәяткә аерым бер мәгънә салынган бит. Ә ул шә-хеснең гражданин булып һәм әхлакый яктан формалашуына ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев