Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Бу җиңү – тырышлык нәтиҗәсе

Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында Казанда "Рубин" спорт клубы базасында узган Беренчелектән Биектау районы футболчылары тагын бер җиңү яулап кайттылар. Бу юлы бүләкләргә 1997-1998 елгы спортчылар лаек булды. Зона ярышларында җи-ңеп чыккан биектаулыларга ярымфиналда җитди көндәш - Байлар Сабасы футболчылары белән көч сынашырга кирәк иде. Уен кыры мондый дәрәҗәдәге...

Татарстанның кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында Казанда "Рубин" спорт клубы базасында узган Беренчелектән Биектау районы футболчылары тагын бер җиңү яулап кайттылар. Бу юлы бүләкләргә 1997-1998 елгы спортчылар лаек булды.

Зона ярышларында җи-ңеп чыккан биектаулыларга ярымфиналда җитди көндәш - Байлар Сабасы футболчылары белән көч сынашырга кирәк иде. Уен кыры мондый дәрәҗәдәге матчлар уздыру өчен бик тә уңайлы. Биредә "Рубин" клубының күнегүләр уздыруы да күңелдә ышаныч хисе тудырды. Биектау спортчылары беренче минутлардан ук инициативаны үз кулларына алдылар һәм нәтиҗәдә сабалыларны 3:0 исәбе белән оттылар.

Финалга Биектау районы белән Чистай шәһәре командасы чыкты. Уен гаять киеренке узды, катлаулы мизгелләр дә булгалап торды, әмма безнең спортчыларга тиңнәр табылмады, алар чистайлыларны 2:0 исәбе белән җиңделәр.

"Биектау" универсаль спорт залында атнага бишәр тапкыр тырыша-тырыша шөгыльләнү нәтиҗәсез калмады - биектаулылар, югары күрсәткечләргә бары тик үз дигәнеңдә нык торып кына ирешергә мөмкин булуын раслап, җиңү яуладылар.

- Мондый дәрәҗәдәге беренчелек Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Һәм без, үзебезнең уен кыры булмаса да, иң яхшылар була алуыбызга бик шат, - диде футбол командасы тренеры Станислав Тюрин. - Бу уеннарда сакчы Руслан Нәбиуллин, ярым сакчы Булат Хуҗиев һәм һөҗүмче Сергей Сидоренко үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә болай, гомумән алганда исә, барысы да шәп уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев