Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Бу бәйгедә яшьнең әһәмияте юк

27-29 апрельдә Тулада пенсионерлар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Төбәкара шахмат турниры узды. Өлкә үзәгенә илнең 37 төбәгеннән сайлап алу турларында җиңгән 66 пенсионер килгән иде. Шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер, СССРның атказанган спорт мастеры Анатолий Карпов турнирның кадерле кунагы булды. Туланың шахмат башкаласына әверелү...

27-29 апрельдә Тулада пенсионерлар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Төбәкара шахмат турниры узды. Өлкә үзәгенә илнең 37 төбәгеннән сайлап алу турларында җиңгән 66 пенсионер килгән иде.

Шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер, СССРның атказанган спорт мастеры Анатолий Карпов турнирның кадерле кунагы булды. Туланың шахмат башкаласына әверелү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте ул.

"Монда шахмат клубы бик яхшы эшли, әйбәт мәктәп, бер дигән традицияләр бар, - диде Анатолий Карпов. - Пенсионерлар арасында турнир ел саен узачак һәм бөтен-россия ярышына әйләнәчәк. Бу спорт төре белән теләсә ничә яшьтә дә шөгыльләнергә мөмкин".

Анатолий Карпов үзешчән спортчылар белән берничә тактада шахмат та уйнады. Дөнья чемпионына каршы берьюлы 23 кеше көрәште.

Татарстан Республикасыннан турнирда Разия Харис кызы Агабикян (Казан) һәм Павел Васильевич Иванов (Биектау районы) катнаштылар.

- Без начар чыгыш ясамадык. 7 турда 7,5 очко җыеп, иң яхшылар унлыгына кердек, - дип сөйләде Павел Васильевич. - Катнашучылар өчен кызыклы мәдәни программа оештырылган иде. Без Тула шәһәрен карадык, истәлекле урыннары, Туган якны өйрәнү музее, кораллар палатасы белән таныштык.

Төбәкара шахмат турниры өлкән буын вәкилләре өчен спорт буенча һәм башка төрле федераль дәрәҗәдәге чаралар сериясен ачып җибәрде. Быел июнь аенда Саратовта Россия пенсионерларының икенче спарта-киадасы узачак. Анда Россиядән һәм чит илләрдән 550дән артык пенсионер килергә тиеш.

Август аенда исә Казанда пенсионерлар арасында компьютерлар многоборьесы буенча V нче Бөтенроссия чемпионаты булачак.

Россия пенсионерларының Төбәкара шахмат турниры җиңүчеләре урыннарны түбәндәгечә бүлеште: илнең иң шахмат сөюче төбәге булып Карелия Республикасы танылды, икенче урында - Архангельск өлкәсе, өченче урында - Алтай крае. Шәхси беренчелектә ирләр арасында Чувашия Республикасыннан килгән Анатолий Андреевич Алексеев, ә хатын-кызлар арасында Архангельск өлкәсеннән Галина Николаевна Славина җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев