Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Бу балалар - тренерның горурлыгы

Биектау спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр каралы-аклы тактада тәҗрибәле шашкачыларга тиң булып көч сынашырга сәләтле булуларын тагын бер тапкыр расладылар. Тренер Павел Иванов җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр рус шашкасы буенча узган ел азагында булган Татарстан Беренчелегендә уңышлы катнаштылар. Бәйгедә катнашу өчен Павел Васильевич җиде шашкачыдан торган көчле команда әзерләде һәм аларның һәркайсы үз яшь...

Биектау спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр каралы-аклы тактада тәҗрибәле шашкачыларга тиң булып көч сынашырга сәләтле булуларын тагын бер тапкыр расладылар. Тренер Павел Иванов җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр рус шашкасы буенча узган ел азагында булган Татарстан Беренчелегендә уңышлы катнаштылар.
Бәйгедә катнашу өчен Павел Васильевич җиде шашкачыдан торган көчле команда әзерләде һәм аларның һәркайсы үз яшь категориясендә матур нәтиҗәләргә иреште. Шашка өстәлендә шактый җитди көрәш барды: балалар һәр йөрешне ныклап уйлап ясадылар. Беренчелектә 16 яшькә кадәрге өлкәннәр төркемендә Алинә Даутова өченче призлы урынны алды. 13 яшькә кадәрге төркемдә Азат Юнысов икенче урынга чыкты, ә Павел Демин 10 яшькә кадәргеләр арасында җиңү яулады.
1 нче Биектау урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Павел Девинны тәҗрибәле уенчы дип атарга була. Чөнки ул шашка уены белән өч елдан бирле мавыга. Төрле ярышларда әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Менә тиздән Халыкара шашка бәйгесендә катнашачак, ә мартта исә Россия ярышына барачак.
Шашка - бер үк вакытта спорт та, фән дә, сәнгать тә. Борынгыдан килгән әлеге уен бик күп шатлык һәм канәгатьлек хисләре китерә. Кайсы гына юлны сайласаң да, беренче адымнар мөһим роль уйный. Биектау шашкачыларының бу адымнары гаять уңышлы һәм сөенечле булды.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев